Михаил Егоров

Михаил Егоров, рус. Михаил Алексеевич ЕгоровСоветлар Союзы Герое (1946 ел, 8 май). М.В. Кантария белән рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагы кадаучы (1945 ел, 1 май).

Тәрҗемәи хәле

1923 елның 5 маенда Смоленск өлкәсе Рудня районы Ермошенки авылында туган. Башлангыч белем алгач, күмәк хуҗалыкта эшләгән.

Бөек Ватан сугышында

Смоленск өлкәсе басып алынгач, партизаннар отрядына кушыла. 1944 елның декабреннән Кызыл гаскәрдә. 1- Белорус фронтының 3- удар армиясенең 150- укчы дивизиясе 756-укчы полкы разведчигы.

Җиңү байрагы

Берлинда рейхстагны штурмлаган вакытта лейтенант А.П. Берест җитәкчелегендә Мелитон Кантария белән 3- удар армиянең хәрби шурасы рәсми раслаган Җиңү байрагын рейхстаг түбәсенә кадыйлар.
1946 елның 8 маенда әлеге батырлык өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1947 елда хәрби хезмәтен төгәлли.

Сугыштан соң

Смоленск шәһәрендә хуҗалык-фирка мәктәбен тәмамлый. Рудня сөт-консерв комбинатында эшли.
Юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак була.

Хәтер

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

  1. Егоров М.А., Кантария М.В. Знамя Победы. М.: Воениздат, 1975.
  2. Егоров М.А., Кантария М.В. Знамя Победы. Бой первый – бой последний / лит. запись Б. Данюшевского. М.: Молодая Гвардия, 1975. ББК Т3(2)622.5.
  3. Минин М.П. Трудные дороги к Победе : Воспоминания ветерана Великой Отечественной войны. Псков, 2001.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 29.09.1992 мактаулы исем кире алынган