Михаэль Фридерих

Михаэль Фридерих (алман. Michael Friederich) – төрки телләр белгече, Г.Тукай иҗатын өйрәнүче алман галиме, язучысы. 1962 елда туган.

Фәнни эшчәнлеге

1983-1990 елларда Фрайбург, Бамберг, Вена, Синҗан университетларында төрки һәи иран телләре, ислам гыйлеме буенча белем ала.

1987-1989 елларда Шеңҗан-Уйгыр автономияле районында (Кытай) яшәп, уйгыр телен, әдәбиятен һәм мәгарифе хәл-әхвәлен өйрәнә. Уйгыр дәреслекләрендә Габдулла Тукай исеме еш очравына, аның шигырьләре уйгыр классиклары дәрәҗәсендә өйрәнелүгә гаҗәпләнә, һәм бу Г.Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнүгә сәбәп була.

Тукай

1992 елда Казанга беренче мәртәбә килә. 1993 елның октябреннан 1994 елның февраленә кадәр Казан архивларында эшли. Тукайның тәрҗемәи хәлен, иҗатын һәм совет әдәби фәнендә Тукайны өйрәнүне хронологик тәртиптә тикшереп, монография яза.[1] Шуның нигезендә 1996 елда Бамберг университетында докторлык дәрәҗәсе ала. Китап 2001 елда Алман көнчыгышны өйрәнү җәмгыяте бүләгенә лаек була. И. Гыйләҗев тәрҗемәсендә Казанда русча басыла (2011)

Төрки халыкларны өйрәнүен дәвам итә. 2002-2004 елларда Үзбәкстан, Төркиядә татар диаспорасы тарихын өйрәнүе мәгълүм.

Сайланган хезмәтләре

  1. Ostturkestan?, Xinjiang?, Uyghurestan?, Bundesinstitut für Ostwissenschaftliche und Internationale Studien, Кёльн, 1995.
  2. Uyghurisch Lehrbuch, 2002. ISBN 9783895002991.

Искәрмәләр

  1. Friederich Michael. Ghabdulla Tuqaj (1886-1913). Ein hochgelobter Poet im Dienst von tatarischer Nation und sowjetischem Sozialismus. - Wisbaden, 1998.

Чыганаклар

  1. Фридерих Михаэль. Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы. Пер. И. Гилязова. Казань, 2011.- 343 стр. ISBN 978-5-298-02085-5

Тышкы сылтамалар