Миңлегали Нәдергулов

Миңлегали Нәдергулов (7 октябрь 1953 ел) — башкорт әдәбияты белгече, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре докторы (2010). 2003 елдан Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007), Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты (2013).

Тәрҗемәи хәле

Гыйльми эшчәнлеге

Миңлегали Нәдергуловның гыйльми тикшеренүләре башкорт әдәбияты тарихына, археографиягә, текстологиягә, әдәби тәнкыйтькә багышланган. Габделкадир Инан, Гали Чокрый, Фазыл Туйкин, Ризаэтдин Фәхретдинов, Гарифулла Киеков һәм башкаларның әсәрләрен текстологик яктан тикшереп, басмага әзерли. «Башкорт әдәбиятының тарихи-функциональ жанрлары» («Историко-функциональные жанры башкирской литературы», 2002), «XVI—XX гасыр башындагы башкорт тарихи-әдәби әсәрләре» («Башкирские историко-литературные сочинения XVI — начала XX века», 2013) китапларында шәҗәрә, тәварих һәм тарихнамәнең барлыкка килү тарихы һәм үсеше яктыртылган.

6 томлы «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) басмасының автордашы, башкорт әдәбияты антологиясе һ.б. төзүчеләрнең берсе. 170 тән артык фәнни хезмәт авторы.

Хезмәтләре

  • XVI—XX гасыр башы башкорт тарихи язмаларының стиль үзенчәлекләре. Уфа, 2004 ел.
  • Краткое описание фонда М.Уметбаева из архива Уфимского научного центра РАН. Уфа,1993.  [рус.]
  • Историко-функциональные жанры башкирской литературы. Уфа, 2002.  [рус.]
  • Башкирские историко-литературные сочинения 16 — начала 20 века. Уфа, 2013.  [рус.]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).
  • Россия Фәннәр Академиясе Президиумының Мактау грамотасы.
  • Россия Тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Мактау билгесе.
  • Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары министрлыгының Мактау грамотасы.
  • Уфа кала мэриясенең Мактау грамотасы.
  • Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты (2013).

Искәрмәләр

  1. Башкирская энциклопедия (рус.)Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1

Сылтамалар

  • Нәдергулов Миңлегали Хөсәен улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Чыганаклар

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1  [рус.]  [Тикшерелгән 15 май 2019]
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.  [рус.]  [Тикшерелгән 15 май 2019]