Миңлегөл Хисамова

Миңлегөл Хисамова - (1 октябрь 1948 ел) — мәгариф ветераны, шагыйрь. 1993 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Рәсәй Федерациясенең мактаулы гомуми белем хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле

Миңлегөл Сәлимҗан кызы Хисамова 1948 елның 1 октябрендә Башкорт АССРның Куергазы районы Ялчыкай авылында туган.

Уфада 1нче республика мәктәп-интернатын тәмамлый, шуннан башкаланың пыяла-сүс заводында оператор булып эшкә керә.

1967-1972 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый. Аны тәмамлаганнан соң, «Совет Башҡортостаны» газетасында эшли.

1973-1975 елларда Югары Кышы урта мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбиятын укыта, аннары Күмертау һәм Уфа шәһәрләрендә мәктәптә балалар белән эшли.

Китаплары

  • Туган туфрак яктысы / «Җиде чишмә» тупланмасында: Шигырьләр. — Башкортстан китап нәшрияты, 1988. — 28 бит.
  • «Чиялек җыры» (1992)
  • «Сары мәтрүшкә» (1993)
  • «Буран моңы» (1996),
  • «Тынлыкларда калам» (1998)

Өстәмә мәгълүмат

Чыганаклар

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 [рус.] [Тикшерелгән 21 сентябрь 2018]
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.  [рус.] [Тикшерелгән 21 сентябрь 2018]

Әдәбият

  • Башкорт шигърияте антологиясе