Молоствовлар утары
Молоствовлар утары (рус. Усадьба Молоствовых) — Татарстанның Тәтеш районы, Долгая Поляна авылында урнашкан тарихи биналар комплексы. XIX гасырның икенче яртысында агачтан төзелгән, 1907 елда агач биналар урынына таш йорт күтәрелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2000 елның 7 июлендәге карары нигезендә Тәтеш районында «Долгая Поляна» тарихи-архитектура һәм табигать һәйкәле составына керә.
Тарих
Утар 1860–1870 елларда җирле җирбиләүче, дворян, Кавказ армиясе башкомандующие адъютанты, генерал-майор Г. В. Молоствов (1827–1894) тарафыннан агачтан төзелә. Соңгы хуҗасы — Владимир Германович Молоствов (1859—1918) — хакыйкый статский советник (1912), Тәтеш өязе земствосы җыены гласные (1904–1916), шәрәфле мировой судья (1906–1915), Тәтеш өязе дворяннары башлыгы (1905–1917), «Kazan Oil-fields Limited» компаниясенең Казан бүлекчәсе директоры (1913), 1917 елның февраль вакыйгаларыннан соң өяздә Вакытлы хөкүмәт комиссары вазыйфаларын башкаручы[1].
1930 елларда утарда колхоз яшьләре мәктәбе, Язучылар иҗат йорты урнаша. Ул ябылгач, Долгая Поляна балалар туберкулез шифаханәсе, соңрак балалар йорты, инвалидлар йорты, «Акчарлак» район балалар лагере хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта биредә музей эшли[2].
Архитектурасы
Ике катлы йорт, сул канатында чатыр түбәле манара урнашкан, шуның исәбенә ул өч катлы булып тора. Бинаның беренче каты рустовка белән эшкәртелгән, тәрәзә астында яссы турыпочмаклы уемнар бар. Икенче каты пилястралар белән дүрт өлешкә бүлгәләнә, тәрәзәләре турыпочмаклы, тешле рамлы. Шундый ук рамнар бинаның киң кәрнизен бизи. Икенче катның тәрәзә асларында шулай ук яссы уемнар бар. Утар — классицизм юнәлешендәге эклектика чоры торак архитектурасы һәйкәле[2].
Манараның шпиле белән икенче кат арасында арадаш бүлмә булган. Анда Владимир Германовичның тормыш иптәше Елизавета Владимировна Бер (1873–1936) фенологик күзәтүләр белән шөгыльләнә, ул кошларның килүен, бөреләр ачылган вакытны билгели. Владимир өйне җылыту өчен чит илдән немец динамо-машинасы, насос кайтарта. Йорт электр уты белән яктыртыла, кайнар су һәм ванна була. Каминнарның төтен чыгару юллары стеналар эченнән уза, ә миче аскы катта (подвалда) урнашкан була: астан кайнар һава күтәрелеп, йортны җылытып тора[3].
Беренче катта кунак бүлмәсе, террасага чыга торган ашханә, кышкы бакча белән тоташтырылган китапханә; икенче катта торак бүлмәләр (йокы бүлмәләре, кунак бүлмәсе, ванна бүлмәсе, кабинет) урнаша. Анда агач баскыч алып менә. Баскычның култыксаларын сырлап ясалган балясиннар тотып тора. Баскыч басмалары буйлап вак-вак атлап кына күтәрелергә мөмкин, бу очраклы түгел: дворян хатын-кызлары идәннән аягын 10 сантиметрдан югары күтәрмичә атларга тиеш булганнар. Түшәмнәрнең биеклеге дүрт метрга якын, идәндә — имән паркет җәелгән була. Йорт нигезе швеллерларда тора. Молоствов йорт өчен кирпечләрне үзе тикшереп сайлап ала: кирпечләрне тәүлек буе суда батырып тоталар, әгәр шуннан соң кирпеч уалса, бөтен олауны кире боралар. Йорт нык кирпечтән салынган, хәтта чиркәү кирпече дә очрый.
1911 елгы опись нигезендә, утар территориясендә ике катлы таш йорт, таш аш йорты, бер катлы агач флигель, приказчик фатиры белән таш йорт, сөт йорты, өч баз, ике амбар, ашлык амбары, ике сыер абзары, бозау абзары, өч ат абзары, каретник, җәйге йорт флигеле, аш бүлмәсе, кер юу бүлмәсе, урманчы йорты, каравыл йорты, өч мунча урнашкан булган[4].
Владимир шулай ук буаны, тормыш иптәше Елизавета су коенырга мөмкин булсын һәм аның аяклары ләмгә батмасын өчен, төбен агач идән белән түшәтә[4].
Йорт артында, калкулык итәгендә, биш йөздән артык алмагачтан торган бакча җәелдерелә. Ул террасалар аша Иделгә төшә. Чишмәләр белән тукланган төрле дәрәҗәдәге буалар каскады бакчага аерым матурлык бирә. Су улаклар буенча бер буадан икенчесенә агып төшә һәм турыдан-туры су сибү чокырына коя . Буаларда Молоствовлар форель үрчетәләр. Утарда шәраб заводы да булган, анда крестьяннар җиләк-җимеш продукциясен эшкәрткән[4].
Хәзерге торышы
Экологлар һәм җәмәгать эшлеклеләре 1990 еллар ахырында җирле хакимиятләргә Молоствовлар утарын тарихи һәйкәл буларак реставрацияләү һәм торгызу кирәклеге турында яза башлыйлар. 2000 елда утар республика әһәмиятендәге шәһәр төзелеше һәм архитектурасының күчемсез һәйкәлләре Дәүләт саклау реестрына кертелә. Молоствовлар йорт-утарының тарихи-архитектура һәм бакча-парк ансамблен саклап калу, фәнни-тикшеренү һәм агарту эшчәнлеге өчен шартлар тудыру максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2000 елның 7 июлендәге карары нигезендә, Тәтеш районында «Долгая Поляна» тарихи-архитектура һәм табигать һәйкәле төзелә. Ул үз эченә зур үзгәрешләрсез сакланып калган ландшафтны, табигый комплексларны, тарихи объектларны, инкыйлабка кадәрге парк сәнгатенең стильләштерелгән элементларын (В. Г. Молоствов XX гасыр башында ясаган каен, карагай, юкә, тирәк аллеяларын, төрле агач токымнары кушылмасын, үсемлекләрнең сирәк төрләрен) ала, алар экологик һәм эстетик яктан кыйммәтле[2].
Искәрмәләр
- ↑ С. А. Фролова. Молоствовы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
- ↑ 1 2 3 Усадьба Молоствовых Тетюши | Идём в музей - aгрегатор музеев, выставок и экскурсий. (рус.). idemvmuzei.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
- ↑ Елена Родионова. Ее выселили, а она старалась сохранить дом (рус.). Дзержинское время (8 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
- ↑ 1 2 3 Наталия Федорова. История одной усадьбы: имение дворянского рода Молоствовых в Тетюшах (рус.). Реальное время (26 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2025.
Сылтамалар
- Экскурсия в Усадьбу Молоствовых Visit Tatarztan // www.rutube.ru, 20.09.2024.