Мәдинә Биктаһирова
Мәдинә Өлфәт кызы Биктаһирова – озын арага йөгерүче спортчы, җиңел атлетика буенча халыкара күләмдә спорт остасы.
Өч мәртәбә Олимпиада уеннарында катнашкан: (Барселона 1992, Атланта 1996, Сидней 2000).
Кыргызстанның Ош шәһәрендә 1964 елда туган.
Новосибирск шәһәрендә югары белем алган, шунда җиңел атлетиканың марафон төре белән шөгыльләнә башлаган. Тренеры - В.Смехнов(ире), марафон буенча ССРБ олимпия такымы баш тренеры, Белоруссиянең атказанган тренеры.
Спортта уңышлары:
ССРБ чемпионаты (1991) – алтын медаль
Лос-Анджелес марафоны (1992) - җиңүче — 2:26.23