Мәләвез җәмигъ мәчете

Мәләвез җәмигъ мәчете (баш. Мәләүез йәмиғ мәсете) – Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Үзәкләштерелгән дини оешма ― Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Мәләвез шәһәре җирле мөселман дини оешмасы» карамагында [1]. 1908―2004 елларда – Үзәк Диния нәзарәтенә караган [2].

Тарих

Беренче таш мәчет салынганчы, Мәләвез мөселманнарының кечкенә гыйбадәт йорты гына булган (хәзерге Киров урамында). Мәләвез авылында (1938 елдан штб, 1958 елдан шәһәр) мәчет бинасы авылда кибетләр тоткан бай татар сәүдәгәрләре (шулар арасында Хәбибулла Усманов) акчасына 1908 елда төзелеп беткән. Мәчеткә йөрүчеләр арасында көчләп чукындырылган, әмма 1905 ел инкыйлабы биргән мөмкинлектән файдаланып, Исламга кайткан татарлар, шулай ук мөселман диненә күчкән чуашлар булган. Мәчет мулласы – Шәйхелислам Әхмәров. Мәчет ишегалдында төзелгән ике бинада ир балалар өчен татар мәктәбе эшләгән[3].

Яшүсмер чагында әлеге мәчетне ачу тантанасы хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлестә катнашуы турында Зәки Вәлиди үзенең 1923 елда чыккан «Истәлекләр»ендә (Кн.1, стр.70) искә ала[3].

1930-елларда мәчет ябыла, манарасы сүтелә. Совет заманында мәчет бинасында: 1928 елдан Х. Ямашев исемендәге татар яшьләре клубы, кинотеатр, 1930 елдан дәүләт банкы бүлекчәсе, 1958 елдан район китапханәсе урнаша[3]. Мөселманнар 1950-елларда Смоленск урамы, 58нче йорт ишегалдында барлык мөселманнар көче белән төзелгән гыйбадәт йортына җыела торган була[3].

Яңа заман

1989 елның 4 декабрендә Мәләвез шәһәре башкарма комитетының мәчетне дин тотучыларга кайтару турында карары чыга. Мәләвез мөселманнарының җирле дини оешмасы 1991 елның 20 декабрендә теркәлү уза (имам-хатиб Гыймалетдин хаҗи Сәетбатталов). 1992 елда мәчет бинасы мөселманнарга кайтарыла. 1920-еллар ахырында җимерелгән манара 1994 елда химзаводның инженер-конструкторы Сәйфулла Әмиров проекты буенча яңадан төзелә.

1999 елда Мәләвез мөселман җәмгыяте мәчет имам-хатибы Минифаиз Газиз улы Сәлимов җитәкчелегендә яңадан теркәлү узган.

Тасвирлама

Файл:Мелеуз Мечеть соборная.jpg
Мәләвез җәмигъ мәчетенә керү юлы

Мәләвез мәчете – кирпечтән төзелгән бер манаралы, бер катлы бина [4].

2001 елда мәчет янында «Мелеуз-строй» акционерлык җәмгыяте, шәһәр һәм район администрациясенең капиталь төзелеш һәм архитектура идарәсе, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр Заһир Кульбаев, Владимир Мельников, Рәсим Сәетбатталов, Марат Сәйфуллин, Роберт Салихов тырышлыгы белән төзелгән мәдрәсә бинасы ачыла[5].

Җитәкчелек

Имам-мөхтәсибләр:

  • 2019 елга кадәр ― Риф улы Рафис хәзрәт Сафин[6]
  • 2019 елның 12 июленнән[7] – Азамат улы Айнур хәзрәт Рәфыйков (1988 елгы, Пермь (2005) һәм Казан (2006 елдан) ислам көллиятләрендә укыган)[8]

Сылтамалар