Мөнир Әбүбәкеров
Мөнир Риза улы Әбүбәкеров ((Мөнир Әбүбәкеров, рус. Мунир Ризаевич Абубакиров, 7 март 1954, Аркавыл, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — дәүләт хезмәткәре, үзешчән рәссам. 1995 елдан — Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Вәкилләр палатасы оештыру бүлегенең баш белгече, 1998-2015 елларда кеше хокуклары буенча сектор мөдире.
Тәрҗемәи хәле
Мөнир Риза улы Әбүбәкеров 1954 елның 7 мартында Башкорт АССРның Салават районы Аркавыл авылында туа.
1971 елда авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1972—1978 елларда Башкорт дәүләт медицина институтының санитар-гигиена факультетында югары һөнәри белем ала.
Хезмәт юлын Салават районында санитар-эпидемиология станциясендә санитар табибы булып башлый.
1987 елда Салават район Советы башкарма комитеты секретаре итеп сайлана, 1991—1992 елларда район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары була.
1991 елдан — Саклык банкынының Салават районы бүлекчәсен җитәкли.
1995 елдан — Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Вәкиллләр палатасы оештыру бүлегенең баш белгече.
1998- 2015 елларда кеше хокуклары буенча сектор мөдире булып эшли.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Россия Федерациясенең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Мактау кәгазе.
Сынлы сәнгать белән шөгылләнүе
Искәрмәләр
- ↑ "Мунир Абубакиров. Пейзажи", выставка. poufe.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
- ↑ В Национальном музее Республики Башкортостан открылась выставка «Симфония родных просторов» художника Мунира Абубакирова. Национальный музей Республики Башкортостан (16 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
Әдәбият
- Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010.. — 400 с. [рус.] [Тикшерелгән 29 февраль 2020]