Мөхибә Дарга
Тәрҗемәи хәле
Мөхибә Дарга 1921 елның 13 июнендә Истанбулда туган[8].
Гаиләсе
Әтисе табиб була. Ул Габделхәмит II солтанның беренче камергеры, шагыйрь һәм Жюль Верн әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итүче Даргузади Мехмет Әмин Бәкнең оныгы була. Дарганың тәрбиясе белән француз гувернантлар шөгыльләнә.
Гаилә шәһәр дини байрамнарны бәйрәм итә, еш кына тантаналы кичәләр оештыра. Ул сәнгать һәм әдәбият, Рим һәм Греция тарихы турында сөйләшүләр ишетеп үсә.[9]
Укуы
Истанбулда һәм Парижда укый. 1940 елда Истанбул университетының археология кафедрасын, филология факультетын тәмамлый. Тап бу кафедрада археология өлкәсендә күп билгеле кешеләр белән таныша. Теодор Босерт җитәкчелеге астында үткән Каратепеда казынуларда катнаша. 1965 елда доцент була, ә 1973 елда фән докторы исемен ала.
Эшчәнлеге
Элязыг һәм Анатолиядә Мушкада төрле югары уку йортларында укыта. 1945 елда Кече Азия телләре һәм мәдәнияте Истанбул университеты кафедрасында ассистент булып эшли.
1978—1990 елларда Каракая плотинасы янындагы Şemsiyetepe Höyüğü курганнарын коткару казынулары белән җитәкчелек итә.
1990—2004 елларда Эскишехирдә казыну эшләрен җитәкли.
Аурупада күп кенә археология һәм филология конгрессларында катнаша.
Мөхибә Дарга 2018 елның 6 мартында Истанбулда вафат була.[10]
Чыганаклар
Искәрмәләр
- ↑ Bibliothèque nationale de France Record #16955610r // BnF catalogue général (фр.) — Paris: BnF.
- ↑ Darga M. Kazı başkanının karavanası: arkeolojinin delikanlısından yemek tarifleri (төр.) — 1 — İstanbul: 2010. — С. 83. — 132 с. — ISBN 978-975-07-1251-7
- ↑ https://zflprojekte.de/sprachforscher-im-exil/index.php/catalog/a/118-anstock-heinz
- ↑ 1 2 Çaykara E. Arkeolojinin Delikanlısı Muhibbe Darga (төр.) — 1 — İstanbul: Türkiye İş Bankası Kültür Yayınları, 2002. — С. 399. — 481, 477 с. — ISBN 975-07-0902-0
- ↑ Çaykara E. Arkeolojinin Delikanlısı Muhibbe Darga (төр.) — 1 — İstanbul: Türkiye İş Bankası Kültür Yayınları, 2002. — С. 69. — 481, 477 с. — ISBN 975-07-0902-0
- ↑ https://web.archive.org/web/20210402131437/http://gazimk.meb.k12.tr/icerikler/tarihce_2534996.html
- ↑ Çaykara E. Arkeolojinin Delikanlısı Muhibbe Darga (төр.) — 1 — İstanbul: Türkiye İş Bankası Kültür Yayınları, 2002. — С. 411. — 481, 477 с. — ISBN 975-07-0902-0
- ↑ https://odatv.com/muhibbe-darga-hayatini-kaybetti-07031823.html.
- ↑ http://www.hurriyet.com.tr/yazarlar/ilber-ortayli/muhibbe-darga-40767999.
- ↑ http://www.hurriyetdailynews.com/muhibbe-darga-one-of-turkeys-first-woman-archeologists-laid-to-rest-128393.