Мөхәммәтдин Гайнетдинов
Гайнетди́нов Мөхәммәтдин (Дмитрий) Галентин улы (17.8.1921, Григорьевка, Верхотурье өязе, Екатеринбур губернасы, РСФСР — 7.5.1993, Төмән шәһәре), Советлар Союзы Герое (30.10.1943), старшина.
Тәрҗемәи хәл
крестьян гаиләсендә туган. 7 сыйныфны бетергән.
1940 елдан Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафларында. Хәрәкәттәге армиягә 1943 елның февралендә алынган. 1943 елдан ВКП(б) әгъзасы.
43 нче укчылар полкының (106-нчы укчы төмәне, 65 нче гаскәр, Үзәк фронт) элемтә ротасы взвод командиры Мөхәммәтдин Гайнетдинов Днепр аша чыгу вакытында Лоев штб-ы тирәсендә дошман уты астында елга аша кабельны үткәргән һәм моның белән 43 нче укчылар полкы штабының роталар белән элемтәсен тәэмин иткән.
Сәргаскәрлекнең боерыкларны үрнәк булырлык итеп үтәү өчен һәм күрсәтелгән батырлык вә каһарманлык өчен старшина Мөхәммәтдин Гайнетдиновка Советлар Союзы Герое исеме бирелгән һәм Ленин ордены вә «Алтын Йолдыз» медале тапшырылган.
Сугыштан соң хәрби хезмәтне дәвам иткән. 1945 елда ул Харьков хәрби-сәяси укуханәсен, 1950 елда В.И.Ленин исемле хәрби-сәяси акдемиясенең ике курсны тәмамлаган. 1953 елдан запаста.
1958 елда Харьков дәүләт университетын тәмамлаган. Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск һәм Качканар шәһәрләрендә эшләгән. 1993 елның 7 маенда Төмән шәһәрендә вафат булган.