Мөхәммәтхан Фазлуллин

Мөхәммәтхан Әшрәфҗан улы Фазлуллин (1883 елның 15 декабре1964 елның 3 феврале) — тел белгече, мөгаллим, методист, профессор (1930), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940).

Ул 1883 елның 15 декабрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Тугай авылында туа. Авыл мәдрәсәсендә сабак алгач, 1895 елда Казан шәһәрендәге Күл буе мәдрәсәсенә укырга керә.

19041908 елларда Мамадыш өязенең Тарлау авылындагы рус-татар мәктәбендә укытучы булып эшли. 19111919 елларда Мамадыш шәһәрендәге рус-татар мәктәбендә укыта. Ул өяздә татар мәктәпләре оештыру, аларны укытучылар һәм уку әсбаплары белән тәэмин итү өчен зур хезмәт куя.

Мөхәммәтхан Фазлуллин зур гыйльми һәм фәнни-методик эш алып бара, татар теленең дөресъязуы, пунктуациясе, методикасы мәсьәләләре буенча җитди тикшеренүләр үткәрә: «Дидактика кагыйдәләре» (1920), «Орфография нигезләре» (1930), «Дөрес язу кагыйдәләре» (1930).

Галим татар диалектларын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Ул Татарстанның төрле районнарына диалектологик экспедицияләр оештыра, һәм аларга үзе җитәкчелек итә.

Кулланылган чыганаклар

  • Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: Татар урта гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10–11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. — 3нче басма. — Казан: Мәгариф, 2008. — Б. 351. — ISBN 978-5-7761-1850-0.