Мөхәммәт Харрасов
Мөхәммәт Харрасов (18 сентябрь 1948 ел — 9 март 2024 ел) — галим-физик, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, югары мәктәп укытучысы. 2000-2010 елларда Башкорт дәүләт университеты ректоры. Башкортстан Республикасының 3 нче һәм 4 нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Башкортстан Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты (2002), Чечен Республикасы Фәннәр Академиясенең мактаулы академигы (2008), физика-математика фәннәре докторы (1995), профессор (1996).
Биография
Мөхәммәт Хәдис улы Харрасов 1948 елның 18 сентябрендә Башкорт АССРның Белорет районы Сәрмән авылынды туган.
1966-1971 елларда — Башкорт дәүләт университетының физика факультетында укый.
1971-1972 — лаборант, БДУ.
1972-1975 — Мәскәү дәүләт университеты аспиранты.
1975-1991 — БДУ-ның «Теоретик физика» кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент.
1991-1994 — Мәскәү дәүләт университеты докторанты.
1994-1999 — БДУ-ның физика факультеты деканы.
1999-2000 — Башкортстан Республикасының Югары мәктәп һәм фән буенча дәүләт комитеты рәисе.
2000-2010 — БДУ ректоры, «Элемтә» кафедрасы мөдире.
2010-2013 елларда Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты.
Галим 2024 елның 9 мартында Уфа шәһәрендә вафат була[1] һәм 10 мартта туган авылында җирләнә[2].
Мактаулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының (1997) һәм Россия Федерациясенең (2008) атказанган фән эшлеклесе
- Россия Федерациясенең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре (2001) һәм мәгариф отличнигы (2003).
Сылтамалар
- Харрасов Мөхәммәт Хәдис улы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-306-8</nowiki>.
- http://www.gsrb.ru/ru/organization/deputats/7967/
- http://www.anrb.ru/blog/Item/249/15
- ↑ В Уфе скончался ученый, бывший ректор БашГУ Мухамет Харрасов. ИА «Башинформ», 9 марта 2024 года [рус.] [Тикшерелгән 9 март 2024]
- ↑ В Уфе проводили в последний путь бывшего ректора БашГУ Мухамата Харрасова. ИА «Башинформ», 10 марта 2024 года [рус.] [Тикшерелгән 10 март 2024]