Наил Зәбиров
Наил Зәбиров (Наил Гали улы Зәбиров) – галим-химик, оештыручы, профессор (2004), химия фәннәре докторы (1995). «Плезир» компанияләр төркеме холдингы[1] генераль директоры. Муса Җәлил премиясе лауреаты. ССРБ уйлап табучысы.
Тәрҗемәи хәле
1953 елның 5 сентябренда Казанда туган. Утыз Имәни нәселеннән. Казан дәүләт университетының химия факультетын (1975), шул ук уку йортында аспирантура (1979) тәмамлаган. Кандидатлык (1979), докторлык (1995) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы
- 1980-1994 Казан дәүләт университетында: кече фәнни хезмәткәр, 1986 өлкән фәнни хезмәткәр, өлкән укытучы, 1995-2007 әйдәүче фәнни хезмәткәр.
- 1991 елдан «Плезир» ААҖ оештыручысы, генераль директоры.
- 2002 елдан «АгрохимКомпани» ААҖ генераль директоры.
- 2007 елдан «Плезир» компанияләр төркеме директорлары шурасы рәисе.
- Казан дәүләт университетының, Казан дәүләт технология университетының, А.М. Бутлеров исемендәге химиия институтының гыйльми шурасы әгъзасы.
Хезмәтләре
Иҗтимагый эшчәнлеге
- «Киләчәк буынын булдыру» хәйрия фонды президенты.
- «Плезир» компанияләр төркемен оештыру.
- Америка химия җәмгыяте әгъзасы.
- Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге (International Union of Pure and Applied Chemistry, IUPAC) әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Муса Җәлил премиясе (фән һәм техника өлкәсендә)
- ССРБ ВДНХ көмеш медале
- II дәрәҗә Миротворец ордены
Сылтамалар
- Шәхси сайты 2014 елның 18 декабрь көнендә архивланган.
- Чиксез татарлар сайты
- business-gazeta, 04.05.2009