Наил Умәров
Наил Ренад улы Умәров (2000 елның 27 июне, Сызран, Самара өлкәсе, Россия) — Россия футболчысы, Мәскәүнең «Спартак» командасының һәм Россиянең яшьләр җыелма командасының ярымсакчысы.
Тәрҗемәи хәле
Наил Умәров 2000 елның 27 июнендә Самара өлкәсенең Сызран шәһәрендә туа. Милләте буенча татар[2].
Клуб составында
5 яшендә «Сызрань-2003» балалар командасында футбол белән шөгыльләнә башлый, беренче тренеры — Виталий Захарович Вечкин. 2009 елдан башлап Тольяттида Юрий Коноплёв исемендәге футбол академиясендә укый, 2011 елдан — «Чертаново» академиясендә (Мәскәү)[3]. 2017 елның 3 августында «Чертаново» өчен ПФЛ беренчелегендә «Динамо-2»га (Санкт-Петербург) каршы уйный[4]. 2017/18 сезонда ПФЛ беренчелегендә 18 уен уйный һәм командага Милли футбол лигасына чыгарга ярдәм итә. 2018/2019 елгы ФНЛ беренчелегенең көзге өлешендә 20 уен уйный һәм 2 гол кертә.
2019 елның 4 гыйнварында, көндәше Максим Глушенков белән бергә, Мәскәүнең «Спартак» командасына күчә[5]. 2019 елның 11 мартында ФНЛ беренчелеге матчында «Спартак-2» фарм-клубы өчен уен башыннан Петербургның «Зенит-2» командасына каршы уйный (1:1)[6]. 2019 елның 17 мартында «Спартак»ның төп составы өчен РПЛ матчында «Зенит»ка каршы уйный (1:1), Денис Глушаков урынына 85 нче минутта алмашка чыга[7].
2019 елның 3 декабрендә Наил Умәров «Беренче адым» призына тавыш бирүдә җиңүче була һәм 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия Премьер-лигасының иң яхшы дебютанты дип таныла[8].
Җыелма команда составында
2017 елдан башлап 17 яшькә кадәр һәм 18 яшькә кадәр Россиянең яшүсмерләр җыелма командалары өчен чыгыш ясый[9]; Россия җыелма командасының капитаны була (19 яшькә кадәр)[10].
2019 елның августында беренче тапкыр 2021 елгы Европа чемпионатының сайлап алу турниры матчларына Россия яшьләр җыелма командасына чакырыла[11]. 2019 елның 6 сентябрендә Сербия җыелма командасына каршы уенда дебют ясый (1:0)[12]. 2019 елның 15 ноябрендә Латвия яшьләр җыелма командасына каршы Европа чемпионатының сайлап алу турниры матчында Россия яшьләр җыелма командасы өчен беренче туп кертә (2:0)[13]. 2021 елның мартында 2021 елгы Европа яшьләр чемпионатында катнаша[14], анда Исландия (4:1)[15], Франция (0:2)[16] һәм Дания (0:3)[17] яшьләр җыелма командалары белән төркем этабының барлык өч уенында да уйный.
Казанышлар
Шәхси
- Россия премьер-лигасының иң яхшы дебютанты: 2019 (милли приз «Беренче адым»)
Искәрмәләр
- ↑ Nail Umyarov // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
- ↑ Наиль Умяров, «Спартак»: «Всегда был в кругу русскоговорящих, но знаю и татарский» «Бизнес Online»
- ↑ Воспитанник сызранской школы футбола намерен стать лучшим в московском «Спартаке»
- ↑ Чертаново — Динамо-2 СПб (2:0). Первенство ПФЛ 2017-18. Зона Запад. Протокол матча, Sportbox.ru (3 августа 2017)
- ↑ Официально: Умяров и Глушенков стали игроками «Спартака», Sportbox.ru (4 января 2019)
- ↑ Спартак-2 VS. Зенит-2 — ФНЛ, 1fnl.ru (11 марта 2019)
- ↑ Спартак — Зенит (1:1). Премьер-Лига 2018-19. Протокол матча, Sportbox.ru (17 марта 2019)
- ↑ Умяров признан лучшим дебютантом РПЛ! https://spartak.com. «Спартак» (3 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2019. Архивировано 4 декабрь 2019 года.
- ↑ Наиль Ренадович Умяров, Российский Футбольный Союз
- ↑ Семак, Зобнин и Денисов в одном лице для «Спартака», Спорт день за днём (1 декабря 2018)
- ↑ Умяров вызван в молодёжную сборную 2020 елның 17 февраль көнендә архивланган., Spartak.com (28 августа 2019)
- ↑ Россия (U-21) — Сербия (U-21) (1:0). Чемпионат Европы 2021 (U-21). Отборочный турнир. Протокол матча, Sportbox.ru (6 сентября 2019)
- ↑ Гол Умярова помог молодежке обыграть Латвию. https://spartak.com. «Спартак» (15 ноябрь 2019). Архивировано 15 ноябрь 2019 года.
- ↑ Объявлен состав молодёжной сборной России на чемпионат Европы. https://www.championat.com. «Чемпионат» (15 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2021.
- ↑ Россия (U-21) — Исландия (U-21) (4:1) 25 марта. Чемпионат Европы 2021 (U-21). Финальный турнир. Протокол матча. https://news.sportbox.ru. «Sportbox.ru» (25 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2021.
- ↑ Россия (U-21) — Франция (U-21) (0:2) 28 марта. Чемпионат Европы 2021 (U-21). Финальный турнир. Протокол матча. https://news.sportbox.ru. «Sportbox.ru» (28 март 2021).
- ↑ Дания (U-21) — Россия (U-21) (3:0) 31 марта. Чемпионат Европы 2021 (U-21). Финальный турнир. Протокол матча. https://news.sportbox.ru. «Sportbox.ru» (31 март 2021).
Сылтамалар
- «Спартак» ФК (Мәскәү) сайтында бите 2021 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган.
- Россия Футбол Союзы (РФС) сайтында бите