Наоми Кэмпбелл

Наоми Кэмпбелл (ингл. Naomi Campbell; 1970 елның 22 мае, Стретем, Лондон, Бөекбритания) — Британия супермоделе, киноактрисасы һәм җырчысы[5].

«Vogue» журналының француз һәм инглиз басмалары тышлыгында һәм «Time» журналының тышлыгында чыккан беренче кара тәнле кыз була.

Тәрҗемәи хәле

Кэмпбелл Көньяк Лондонның Стретем районында, ямай биючесе Валерий Моррис гаиләсендә туа[6]. Әнисе йөклелегенең дүртенче аенда әтисе аларны ташлап китә. Әтисе Кэмпбеллның туу турында таныклыгында күрсәтелмәгән. Әнисе теләгенчә, Кэмпбелл беркайчан да әтисе белән очрашмый[7]. Наоми үзенең үги атасының фамилиясен алган. Үги абыйсы — Пьер 1985 елда туа[8]. Кэмпбелл афро-ямай, шулай ук әтисенең әбисе аша ​​кытай-ямай чыгышлы.

Кэмпбелл балачагын Римда үткәрә, анда әнисе биюче булып эшләгән[9]. Лондонга кайткач, туганнары белән яши, ә әнисе «Фантазия» бию труппасы белән Аурупа буйлап сәяхәт итә[10]. Өч яшьтән Кэмпбелл Барбара Спик театр мәктәбенә йөри[11], ә 10 яшендә аны Италия Конти театр сәнгате академиясенә кабул итәләр, анда ул балет өйрәнгән. Шулай ук Данрейвен мәктәбенә йөргән[12].

Карьера

Карьера башы

1978 елда 7 яшендә Кэмпбелл Боб Марлиның «Is This Love» музыкаль клипында төшә[13]. Кэмпбелл 3 яшьтән 16 яшькә кадәр биергә өйрәнә һәм башта биюче булырга ниятли[14]. 1986 елда, Италия Конти театр сәнгате академиясе студенты булганда, Кэмпбеллны «Synchro» модель агентлыгы башлыгы Бет Болдт күрә[15]. Аның карьерасы шунда ук күтәрелә — 1986 елның апрелендә, үзенең 16 яшьлегенә кадәр, Наоми Британиянең Elle журналы тышлыгында барлыкка килә.

1987—1997

undefined

Киләсе берничә ел дәвамында ул Джанни Версаче, Аззедин Алайя һәм Айзек Мизрахи кебек дизайнерларның модалы күрсәтүләрендә катнаша, шулай ук Питер Линдберг, Герб Ритц һәм Брюс Вебер кебек фотографлар аны төшерә. 1980 еллар ахырына, үз буынының иң танылган модельләренә әверелеп, Кэмпбелл Кристи Тарлингтон һәм Линда Евангелиста белән бергә «Тринити» буларак билгеле трио булдыра.Раса дискриминациясенә дучар булган Кэмпбеллга дуслары ярдәм итә, һәм соңрак ул Тарлингтон и Евангелистаның Dolce & Gabbana брендына әйткән сүзләрен китерә:

« Әгәр сез Наомине алмасагыз, безне дә ала алмассыз[15]. »

1987 елның декабрендә Наоми Британиянең «Vogue» журналы тышлыгында, басманың беренче кара тәнле моделе буларак, басыла[16]. 1988 елның августында ул француз «Vogue» журналы тышлыгында чыккан беренче кара тәнле модель була[17]. Киләсе елда Наоми шулай ук Американың Vogue журналы тышлыгында чыга.

1990 елның гыйнварында Кэмпбелл «Interview» журналы белән «калганнар арасында доминант модель» дип аталган[18]. Британиянең Vogue журналы тышлыгында Тарлингтон, Евангелиста, Синди Кроуфорд һәм Татьяна Патиц белән бергә чыга[19]. Соңрак бу модельләр компаниясе Джордж Майклның «Freedom!’90» музыкаль клипында төшерүгә чакырыла. Ул вакытка Кэмпбелл, Тарлингтон, Евангелиста, Кроуфорд һәм Клаудия Шиффер мода индустриясендә «супермодель» дип игълан ителгән үзенчәлекле коллектив барлыкка килә. Кейт Мосс кушылганнан соң, алар «Зур алтылык» буларак билгеле була.

1993 елда Кэмпбелл Американың Vogue журналы тышлыгында ике тапкыр чыга: апрель аенда Кристи Тарлингтон, Клаудия Шиффер, Стефани Сеймур һәм Хелена Кристенсен белән бергә, ә июньдә — соло.

1990 еллар уртасында Наоми күңел ачу индустриясенең башка өлкәләрендә үз эшчәнлеген киңәйтә[20]. Аның 1994 елда чыгарылган шантаж белән шөгыльләнүче супермодель турындагы «Лебедь» романы тискәре фикерләр алган[21]. Шул ук елны ул үзенең беренче «Babywoman» студия альбомын чыгара.

1995 елда башка модельләр белән бергә Кэмпбелл «Fashion Cafe» дип аталган рестораннар челтәренә инвестиция кертә. Өч елдан соң ресторан директорын караклык, банкротлыкка төшү һәм акча юган өчен кулга алганнар.

1998—2012

undefined

1998 елда Time журналы супермодельләр чорының азагы турында игълан итә. Кэмпбелл подиумда да, журналларда да модель эшен дәвам итә. 1999 елда ул Cosmopolitan Cosmetics белән үзенең беренче контрактын имзалый, аның аша берничә аромат чыгара.

2007 елда Версальдә «Dior»ның юбилей күргәзмәсендә катнаша. 2008 елның июлендә Кэмпбелл башка кара тәнле модельләре белән бергә (Лия Кебеде, Сесилия Лопес һәм Джордан Данн) Италия Vogue журналы тышлыгында чыга. Шул ук елның сентябрендә Кэмпбелл Кристи Тарлингтон, Линда Эвангелиста, Синди Кроуфорд, Клаудия Шиффер һәм Стефани Сеймур белән кушыла.

Кэмпбелл Кейт Мосс һәм башка супермодельләр белән бергә 2012 елгы Олимпия уеннарынның ябу тантанасында чыгыш ясаган[22].

2013—хәзерге вакыт

undefined

2015 елда ул Нью-Йоркта мода атналыгында Зак Позен күрсәтмәсен япкан[23] һәм 2015 елның Burberry һәм Agent Provocateur өчен язгы-җәйге кампанияләрендә катнашкан[24].

Ул Fendi, Burberry, Dolce & Gabbana, Escada, Louis Vuitton, Prada, Ralph Lauren, Chloé, Versace, Givenchy, Blumarine, Yves Saint Laurent, Isaac Mizrahi, Tommy Hilfiger, Valentino, La Perla, Dennis Basso, Philipp Plein, Mango, Thierry Mugler, Balmain, Nars, Roberto Cavalli, David Yurman, Alessandro Dell'Acqua, DSquared2, Express, H&M, Bloomingdale’s, Dillard'S, Macy'S, Barneys New York, Neiman Marcus, Gap, Avon, Revlon һәм Victoria's Secret кебек брендларның реклама кампанияләре өчен төшкән.

2015 елда Кэмпбелл «Империя» драмасында төшү өчен контрактына кул куя. 2015 елның октябрендә ике серияле «Америка ужасов: Отель» фильмында Vogue журналы редакторы Клаудия Бэнксон ролендә төшә[25].

2018 елның июнендә Кэмпбелл Америка модельерлары советыннан Fashion Icon award премиясен ала[26].

2019 елда ул NARS Cosmetics белән контракт төзегән[27].

2020 елның язында, COVID-19 пандемиясе фонында, Кэмпбелл «YouTube»та «Без фильтра с Наоми» үз веб-сериалын төшерә башлый, анда ул төрле кунаклар белән әңгәмәләр алып барган[28]. Аның беренче кунагы Синди Кроуфорд була[29].

2020 елның октябрендә Наоми һәм Apple TV+ Кэмпбелл һәм супермодель Синди Кроуфорд, Линда Евангелиста һәм Кристи Турлингтон турында документаль фильм игълан иткәннәр[30].

Закон белән проблемалар

undefined

1998 елдан 2009 елга кадәр чорда Кэмпбелл дүрт тапкыр һөҗүм иткән өчен хөкем ителгән була.

2007 елның гыйнварында Кэмпбелл үзен Нью-Йоркта үзенең элеккеге хуҗабикәсенә һөҗүм итүдә гаепле дип таный. Кэмпбелл аның элеккеге хезмәткәренең медицина чыгымнарын түләүгә, ачулык белән идарә итү программасына бару һәм Нью-Йорк санитария департаментында биш көнлек иҗтимагый эшләрен башкаруга хөкем ителгән[31]. Кэмпбелл «Наоми көндәлекләре» фильмында иҗтимагый эшләр тәҗрибәсен җентекләп тасвирлаган.

2008 елның июнендә ул үзен Лондонның Һитроу һава аланында ике полиция хезмәткәренә һөҗүм итүдә гаепле дип таный. Наоми 200 сәгатькә җәмәгать эшләренә хөкем ителгән һәм 2300 фунт стерлингка штрафка тартылган[32][33]. 2015 елның июлендә Кэмпбелл Сицилия суды тарафыннан 2009 елның августында фотограф-папараццига һөҗүм иткән өчен алты айга шартлы рәвештә хөкем ителгән[34].

Шәхси тормыш

Кемпбелл беркайчан да үзенең биологик әтисе белән очрашмаган. Ул 16 яшендә танышкан француз модельеры Аззедин Алайяны үзенең әтисе дип саный[35].

1993 елда ул U2 төркеме басисты Адам Клейтон белән очраша. Киләсе елда Кэмпбелл һәм Клейтон аерылышканнар. 1995 елда Леонардо Ди Каприо белән очрашкан[36]. 1998—2003 елларда Наоми Флавио Бриаторе белән мөнәсәбәтләрдә тора. Аерлышуга карамастан, алар дуслар булып калганнар[37]. 2008 елдан 2013 елга кадәр Россия бизнесмены Владислав Доронин белән мөнәсәбәтләрдә булган[38]. Аның шулай ук Роберт Де Ниро[39], Хәсән Җәмил[40], Шон Комбс һәм Ашер[41] белән мөнәсәбәтләр булган. 2019 елда ул Лиам Пейн һәм Скепта белән очрашкан[42].

2021 елның 18 маенда Кэмпбеллның кызы тууы билгеле була[43].

Наркотикларга бәйлелек

1999 елда Кэмпбелл биш еллык кокаин һәм алкоголь бәйлелектән соң реабилитациягә керә. 2005 елда ул 1994 елда наркотиклар кабул итә башлавын таный.

2019 елның июлендә үзенең YouTube-каналында Кэмпбелл тәмәке тартуны ташлавын искә төшерә[44].

Фильмография

Ел Татарча исеме Оригиналның исеме Роль
1978 ф The Chiffy Kids The Chiffy Kids Сноу Уайт
1979 ф Kids Kids Эйприл
1988 ф Шоу Косби The Cosby Show Джулия
1990 ф Принц из Беверли-Хиллз The Fresh Prince of Bel-Air Хелен
1991 ф Холодный, как лёд Cool as Ice җырчы
1993 ф Ночь, в которую мы никогда не встретимся The Night We Never Met сыр сатып алучысы
1995 ф Рапсодия Майами Miami Rhapsody Кайя
1995 ф Вонгу Фу, с благодарностью за всё! Джули Ньюмар To Wong Foo Thanks for Everything, Julie Newmar хатын-кыз
1995 ф Полицейские под прикрытием New York Undercover Симона
1996 ф Девушка № 6 Girl 6 хатын-кыз № 75
1996 ф Вторжение в личную жизнь Invasion of Privacy Синди Кэрмишель
1997 ф Гори, Голливуд, гори An Alan Smithee Film: Burn Hollywood Burn озатучы № 2
1999 ф Оболтус Trippin' Наоми Шэффер
1999 ф Пленница любви Prisoner of Love Трейси
2003 ф Криминальные гонки Fastlane Лена Сэведж
2004 ф Толстушки Fat Slags сатучы ярдәмчесе
2006 ф Звонок The Call Кара фәрештә — Иблис
2009 ф Карма Karma, Confessions and Holi Дженнифер
2015 ф Американская история ужасов: Отель American Horror Story: Hotel Клаудиа Бэнксон
2018 ф Красотка на всю голову I Feel Pretty Хелен

Искәрмәләр

  1. Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
  2. Naomi Campbell // Нәфис сәнгать архивы — 2003.
  3. Bibliothèque nationale de France Autorités BnF (фр.): اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. YouTube Application Programming Interface
  5. Frankel, Susannah.  [ингл.] // The Independent : newspaper. — 2002. — 16 February. — ISSN 0951-9467.
  6. Frankel, Susannah. Naomi Campbell: A model of privacy?, Independent Print Limited (16 February 2002).
  7. Naomi Will Never Know Her Dad. ContactMusic.com (26 февраль 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2011.
  8. Bearn, Emily. The real Naomi (9 August 2003).
  9. Voguepedia – Naomi Campbell. Vogue. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2011. Архивировано 9 август 2014 года.
  10. Langley, William. Naomi Campbell: welcome to her diamond life (23 May 2010).
  11. Blunden, Mark. Honour for arts centre where Bob Marley danced with Naomi Campbell, 7 (21 March 2011).
  12. Naomi Campbell: 'It's time to reset', The Guardian (16 August 2020).
  13. Если в шаблоне {{cite web}} задаётся параметр archive-url=, должен задаваться и параметр archive-date=, и наоборот. People.com – Naomi Campbell. People. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2021.
  14. Malone, Chris Naomi Campbell Taught Herself How to Model Using Her Dance Training [неопр.]. Showbiz Cheat Sheet (6 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2020.
  15. 1 2 Если в шаблоне {{cite web}} задаётся параметр archive-url=, должен задаваться и параметр archive-date=, и наоборот. People.com – Naomi Campbell Biography. People. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2021.
  16. Pool, Hannah. Naomi Campbell fights racism in fashion (22 August 2007).
  17. Collins, Nick. Naomi Campbell: profile, The Daily Telegraph, Telegraph Media Group (5 August 2010).
  18. Sporkin, Elizabeth (11 June 1990). «A Night with the Cover Girls». People. ISSN 0093-7673. архив күчермәсе, Archived from the original on 2016-08-20, retrieved 2021-10-13 
  19. Если в шаблоне {{cite web}} задаётся параметр archive-url=, должен задаваться и параметр archive-date=, и наоборот. Vogue Magazine Archive. Vogue. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 май 2011.
  20. Green, Michelle (11 October 1993). «The Big Blowup». People. ISSN 0093-7673. архив күчермәсе, Archived from the original on 2016-04-13, retrieved 2021-10-13 
  21. Kuczynski, Alex. In Her Fashion, The New York Times Company (8 April 2007).
  22. Если в шаблоне {{cite web}} задаётся параметр archive-url=, должен задаваться и параметр archive-date=, и наоборот. Sparks, Alannah Supermodels Gild the Closing Ceremony. ElleUK.com (12 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2012.
  23. Hendrix, Kelsey Naomi Campbell shows she's still got it in L'Officiel Ukraine, and more news. Sports Illustrated. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2015. Архивировано 6 август 2018 года.
  24. Sowray, Bibby Naomi Campbell and Jourdan Dunn unite for Burberry. The Telegraph (19 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2020.
  25. Rees, Alex Naomi Campbell Joining "American Horror Story: Hotel" [неопр.]. Cosmopolitan (24 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2019.
  26. Marain, Alexandre Naomi Campbell is the CFDAs 2018 fashion icon (ингл.). Vogue Paris (23 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2020.
  27. Driver, George Naomi Campbell Landed Her First Ever Beauty Campaign And She Looks Epic. Elle UK (20 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2020.
  28. No Filter with Naomi, The Sacramento Observer (6 April 2020).
  29. Juzwiak, Rich Naomi Campbell on Quarantine Living: 'I'm Loving It'. Jezebel (6 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2020.
  30. Fearn, Rebecca Naomi Campbell Just Announced An Apple TV Documentary All About The Supers (ингл.). Bustle (7 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2020.
  31. Hartocollis, Anemona. Naomi Pleads Guilty to Tossing Phone at Maid (17 January 2007).
  32. Tibbetts, Graham. Naomi Campbell sentenced for assaulting police after luggage lost on flight (20 June 2008).
  33. Если в шаблоне {{cite web}} задаётся параметр archive-url=, должен задаваться и параметр archive-date=, и наоборот. Collett-White, Mike Naomi Campbell avoids jail for "air rage". Reuters (20 июнь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 август 2014.
  34. Philipson, Alice. Naomi Campbell guilty of assault on Sicilian paparazzo (31 July 2015).
  35. Munzenrieder, Kyle Azzedine Alaïa and Naomi Campbell: Recalling One of Fashion's Most Enduring Bonds. W (18 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2020.
  36. Ross, Fern The Many Loves Of Leonardo DiCaprio [неопр.]. ELLE (14 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 май 2020.
  37. Iley, Chrissy. Supermodel seeks Mr. Right, Guardian Media Group (8 January 2006).
  38. When Amber met Elon: 15 celebrities who have dated or married billionaires. The Telegraph (25 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2020.
  39. Naomi Campbell Is Taking Things Slow in Her Dating Life: 'Being Alone Doesn't Mean You Are Lonely' (ингл.). PEOPLE.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 май 2020.
  40. Iqbal, Nosheen. Naomi Campbell: 'I will not be held hostage to my past' (en-GB), The Guardian (16 November 2019).
  41. Naomi Campbell Finally Sounds Off on Those Liam Payne Dating Rumors [неопр.]. Us Weekly (8 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 май 2020.
  42. Igoe, Katherine J. Have Liam Payne and Naomi Campbell Broken Up for Good? [неопр.]. Marie Claire (1 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 май 2020.
  43. Starr Savoy. Naomi Campbell Announces She Welcomed a Daughter [неопр.]. ELLE (18 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2021.
  44. Campbell, Naomi Whole Foods Shopping With Naomi Campbell (18 июль 2019). — via YouTube. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2020.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә