Клаудия Шиффер

Клаудия Мария Шиффер (алман. Claudia Maria Schiffer; 1970 елның 25 августы, Райнберг, Төньяк Рейн-Вестфалия) — Алман супермоделе, киноактриса, кинопродюсер һәм Бөекбританиядән ЮНИСЕФ игелекле ихтыяр илчесе.

Башлангыч еллар

1970 елның 25 августында Райнбергта Хайнц һәм Гудрун Шиффер гаиләсендә туа.

Аның Анна-Каролина исемле апасы һәм ике абыйсы, Штефан һәм Андреас бар[4]. Гаилә зур байлыкка ия булган һәм Дюссельдорф янында яшәгән. Әтисенең юридик практикасы булган, әнисе хуҗабикә булган[5]. Шиффер сүзләренә караганда, үсмер чагында ул оялчан булган, югары буе һәм ябыклыгы аркасында аның комплекслары булган. Үзенең мәктәп еллары турында Шиффер болай әйткән: «Мин йолдыз булмадым. Йолдыз булган башка кызлар да бар иде, аларны барысы да матур дип санаган һәм алар белән аралашырга теләгән. Минем дә дусларым бар иде, тик мин беркайчан да иде аларның компаниясенең 100% бер өлеше булмадым, чөнки алардан бик нык аерылып тордым»[6].

Студент елларында Шиффер әтисе фирмасында эшли. Дюссельдорфның бер төнге клубында Metropolitan Models модель агентлыгы директоры Мишель Леватон белән танышканда аңа 17 яшь була[5]. Ул Клаудиянең ата-анасын модель бизнеста сынап карау мөмкинлеге өчен Парижга җибәрергә ышандыра. Шиффер үзе бу көтелмәгән тәкъдимне очраклы дип тапкан һәм сынау фотосессиясеннән соң, агентлык тиздән хатаны аңлап, аны кире җибәрәчәк, дип уйлаган[6].

Модель карьерасы

undefined

1987 елда Клаудия Парижга күчә. 1988 елның июлендә ул беренче тапкыр Elle француз хатын-кызлар журналы тышлыгында барлыкка килә[7]. Тиздән Шиффер Chanel йортыннан модельләр күрсәтүгә контракт ала. Chanel белән 1990 елның көз-кыш айларында эшли башлый. Тиздән Клаудия аны Брижит Бардо белән чагыштырырга яраткан йорт директоры Карл Лагерфельд өчен музага әверелә. Кыска гына вакыт эчендә Шиффер халыкара модель сәхнәсенә чыга һәм Синди Кроуфорд, Линда Евангелиста, Наоми Кэмпбелл, Хелена Кристенсен һәм Ева Герцигова белән бергә «башлангыч супермодель»нең берсе була[5].

Шиффер журналларның тышлыкларындагы фотосурәтләр саны буенча модельләр арасында рекордчы булып тора, бу исә «Гиннесс рекордлар китабы»нда теркәлгән[8]. 2015 елга ул журналларның тышлыкларында меңнән артык тапкыр пәйда булган[9]. Клаудия Cosmopolitan, Elle, Esquire, GQ, Harper 's Bazaar, Marie Claire, Playboy, Rolling Stone, Time, Vanity Fair, Vogue кебек журналлар белән эшләгән[7]. Шиффер барлык әйдәп баручы модельерларны күрсәтүләрендә катнашкан[6].

1990 еллар башында Шиффер Guess киеменең реклама кампаниясендә катнаша[10]. 1998 елда Франциянең L'Oreal фирмасы белән чәчләрне карау буенча Elseve продуктлары линиясен алга җибәрү өчен контрактка кул куя. Шулай ук аның Citroën автомобиль компаниясе, Damas ювелир йорты, Revlon косметика компаниясе һәм башкалар белән зур контрактлары булган. 1990 еллардагы башка супермодельләр, Наоми Кэмпбелл, Эль Макферсон һәм Кристи Тарлингтон белән бергә, Шиффер 1995 елда Нью-Йоркта ачылган Fashion Cafe ресторанының йөзе була[11]. Карл Лагерфельд бервакыт Шифферны акча эшләү сәләтен күздә тотып, «яхшы җайга салынган немец бизнес-машинасы» дип атый. Эшенең уңышлы елларында Шиффер дөньяның иң күп түләнә торган моделе булган, эш көнендә 50 мең долларга якын акча эшләгән[6]. 2000 елда Forbes журналы аның еллык хезмәт хакын 9 млн долларга[8], ә 2002 елда — 38 млн фунт стерлингка бәяләгән[12].

Шәхси тормыш

1994—1999 елларда иллюзиончы Дэвид Копперфильд Клаудиянең партнёры дип санала. 2002 елда, 16 ай элек танышканнан соң, Клаудия Британия продюсеры һәм кинорежиссёры Мэттью Вонга кияүгә чыга[13]. Гаиләнең өч баласы бар: улы — Каспар (30.01.2003), кызлары — Клементина (09.11.2004) һәм Козима Вайолет Вон Драммонд (14.05.2010)[14].

Фильмография

undefined
Ел Татарча исеме Оригиналның исеме Роль
1994 ф Бай Ричи Richie Rich фитнес буенча тренер
1997 ф Амнезия The Blackout Сьюзан
1999 ф Футурама Futurama үзе ролендә (камео)
1999 ф Дуслар һәм гашыйклар Friends & Lovers Карла
1999 ф Ак һәм кара Black and White Грета
2000 ф Өметсез, ләкин җитди түгел Desperate But Not Serious Джиджи
2000 кыск Meeting Genevieve Женевьева
2001 ф Куышу In Pursuit Кэтрин Уэллс
2002 ф Романтик җинаять Life Without Dick Мэри
2002 ф Дарма һәм Грег Dharma & Greg Гретхен
2002 ф Шайтан белән ятакта In bed with the devil камео
2003 ф Чын мәхәббәт Love Actually Кэрол

искәрмәләр

  1. Claudia Schiffer // FemBio-Datenbank (нем.)
  2. Lundy D. R. Claudia Schiffer // The Peerage (ингл.)
  3. 1 2 3 4 Lundy D. R. The Peerage (ингл.)
  4. Millar, Laura. Interview: Claudia Schiffer (ингл.). Stylist (30 гыйнвар 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2016. Архивировано из оригинала 11 май 2013 года.
  5. 1 2 3 Claudia Schiffer (ингл.). Vogue Paris (24 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2016. Архивировано из оригинала 21 декабрь 2016 года.
  6. 1 2 3 4 Claudia Schiffer Biography (ингл.). Biography.com. A&E Television Networks (2 апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2016. Архивировано из оригинала 20 декабрь 2016 года.
  7. 1 2 Claudia Schiffer - Fashion Model Directory. Архивировано 15 июнь 2013 года.
  8. 1 2 Brown, Erika. Profit Models (ингл.). Forbes (20 март 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2016.
  9. Jossel, Sarah. 10 Minutes with Claudia Schiffer (ингл.). Glamour (15 гыйнвар 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2016.
  10. Mau, Dhani. Over 20 Years Later, Claudia Schiffer Is a Guess Girl Again (ингл.). Fashionista (28 март 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2016.
  11. Bobb, Brooke. TBT: 20 Years Later, a Look Back at Naomi Campbell, Elle Macpherson, and Claudia Schiffer’s Fashion Cafe (ингл.). Vogue (7 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2016. Архивировано из оригинала 20 декабрь 2016 года.
  12. Cockcroft, Lucy. Claudia Schiffer in provocative Vogue shoot (ингл.). The Telegraph (15 май 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2016.
  13. Claudia Schiffer (ингл.) (20 апрель 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2010. Архивировано из оригинала 2 гыйнвар 2011 года.
  14. Клаудиа Шиффер назвала дочь необычным именем (рус.) (26 май 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 май 2010. Архивировано из оригинала 30 май 2010 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә