Нәриман районы

Нәриман районы (рус. Наримановский район) — Әстерхан өлкәсе составына керүче муниципаль район.

Административ үзәк — Нәриман шәһәре.

  География

Чиктәшлек

Як

Район яки төбәк

Төньяк Янтау районы
Көнчыгыш Хәрәбәле, Кызыл Яр, Идел буе районнары
Көньяк Лиман, Икряное районнары
Көнбатыш Калмыкстан

Тарих

Нәриман районы 1931 елның 30 августында татар-нугай милли районы буларак элекке Әстерхан районы территориясендә оештырылган. Үзәге Зацарево авылында урнашкан булган.

1934 елданСталинград крае, 1936 елдан — Сталинград өлкәсе, 1943 елданӘстерхан өлкәсе составында.

1957 елда, Зацарево авылы Әстерхан составына кертелү сәбәпле район үзәге Әстерханга күчерелгән. 1963 елда райүзәк Приволжский штбсына күчерелгән, ләкин ике елдан соң, шул ук сәбәпле, райүзәк кире Әстерханга кайтарылган.

1983 елда райүзәк Нижневолжский бистәсенә күчерелгән, 1985 елда ул Нәриман шәһәренә үзгәртеп корылган.

Халык

1939[1] 1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
40116[8] 24719 62700 69282 43332 44077 45457

Милли состав (2010): урыслар (40,8%), казакълар (25,3%), татарлар (20,7%), даргиләр (2,1%), төрекләр (1,7%), калмыклар (1,6%).[9][10]

Административ бүленеш

Нәриман районы составына 1 шәһәр һәм 12 авыл җирлеге керә.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар