Нар Урини
Нар Урини (паспортта — Ираида Алексеевна Петрова; 16 март, 1913 Җилбулак-Матвеевка авылы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы[1] — 4 октябрь, 1983, Мәскәү) — прозаик, шагыйрә, драматург, язучы.
Тәрҗемәи хәле
1913 елның 16 мартында Уфа губернасы Елбулак-Матвеевка авылында (хәзерге Башкортстан Республикасы) туган. Казан чуаш педагогия техникумыда укыган. Аннан соң Чуаш дәүләт академия драма театрының театр студиясендә, Россия театр сәнгате институтында (1931 – 1934)[2], Ленинград музыка училищесында белем алган.
Ленинград камалышы елларында Нар Урини Ленинград госпитальләрендә шәфкать туташы булып эшләгән. 1943-1946 елларда ул Ырынбур шәһәрендә заводның җыр һәм бию ансамблен җитәкли. 1946 елда Мытищи шәһәренең «Путь к победе»(«Җиңүгә юл») гәзитәсендә эшли. Беренче тапкыр үзенең әдәби әсәрен 1955 елда бастырган.[1]"Родная Волга"("Туган Идел") журналында.[2] 1980 елда ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы була.
Ул 1983 елның 4 октябрендә озак вакытлы авырудан соң вафат була.[3]
Китаплар
- «Тятюк»: Повесть. Чабаксар: Чуваш Китап Нәшрияты, 1969.169 б. — чуаш телендә.
- «Кун-çул юппинче» (Юл чатында): шигъри трагедия. Чабаксар: Чуваш Китап Нәшрияты, 1973.- 136 б. — чуаш телендә. (Ибн Фадланның Идел буе Болгарына илчелеге турында)
- «Телейпе Илем» (Бәхет Һәм Матурлык): шигъри трагедия. Чабаксар: Чуваш Китап Нәшрияты, 1981.144 б. — чуаш телендә. («Кун-çул юппинче» трагедиясенең икенче варианты)[4]
- «Савпипе Кришна»(Савби һәм Кришна), (1975).
- «Пурнăç çиппи» (Тормыш җепләре), (1979).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Нар Урини//Электронлă вулавăш [чуаш.]
- ↑ 1 2 Петрова Ираида Алексеевна//Литературная карта Республики Башкортостан [рус.]
- ↑ Ираиды Алексеевны Петровой-Нарс 2020 елның 18 сентябрь көнендә архивланган.//Bizhbulyak.ru [рус.]
- ↑ Петрова Ираида Алексеевна//Чувашская Энциклопедия [рус.]