Неман
Неман (рус. Неман, белар. Нёман, литв. Nemunas [Нямунас], алман. Memel, пол. Niemen) — Белоруссия һәм Литвада елга (өлешчә Русиянең Калининград өлкәсе территориясеннән ага).
Озынлыгы 937 км, бассейнының мәйданы 98200 км². Минск калкулыгының көньягында башлана. Балтыйк диңгезенең Курш култыгына дельта хасил итеп коя. Неман түбән агамында ике тармакка бүленә: Русне (төп) һәм Гилия. Неман бассейнында кече күлләр күп. Кар, түбән агымында яңгыр суларыннан туена. Уртача су чыгымы 678 м³/сек. Декабрьдә туңа. Март ахырында, кайбер вакытта февраль яки апрельдә боздан арчыла.
Төп кушылдыклар: уң — Березина, Мяркис, Нярис, Нявежис, Дубиса, Юра, Миния; сул — Шчара, Шяшупе.
Неманда Каунас, Гродно, Друскининкай, Алитус, Пренай, Бирштонас, Юрбаркас кебек шәһәрләр урнашкан.
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 4. Прибалтийский район. Вып. 3. Литовская ССР и Калининградская область РСФСР / под ред. М. В. Силича. — Л.: Гидрометеоиздат, 1963. — 171 с.