Нефтчи (футбол клубы)

«Нефтчи» профессиональ футбол клубы (азәри. Neftçi Peşəkar Futbol Klubu) — Бакыдан азәрбайҗан футбол клубы. Азәрбайҗан Премьер-Лигасында уйный. Клубның күзәтчелек советы рәисе — Чыңгыз Абдуллаев[1].

Клубка 1937 елда нигез салына, 1968 елга кадәр ул «Нефтяник» исемен йөртә. Азәрбайҗанның иң танылган командаларының берсе булып тора. Совет чорында Югары лигада уйный. Бәйсезлек чорында «Нефтчи» Азәрбайҗанның иң танылган клубы булуын дәвам итә, ул 8 чемпион титулын яулый.

«Нефтчи» — Ауропа Лигасының төркем этабына узган беренче Азәрбайҗан командасы[2].

Тарих

1937 елның 24 маенда ССРБ Кубогының 1/64 кысаларында Павел Штырлинның 87 нче минутта Ереванның «Динамо» капкасына керткән голы «Нефтяник» клубының эчке ярышларда рәсми очрашуларда керткән беренче голы була[3][4].

1946—1948 елларда ССРБның Икенче төркемендә уйный, 1949 елда Югары лигада (ул чакта ССРБның Беренче төркеме дип аталган) дебют ясый. 1950 елда Югары лигада (ул чакта «А» классы булган) соңгы, 19 нчы урынны ала һәм аннан төшеп кала. 1951-—1959 елларда «Б» классында уйный (ил дивизионында икенче). 1960-—1972 елларда янә ССРБның иң көчле лигасында чыгыш ясый (төрле чорларда «А» Классы, «А» Беренче төркеме, «А» Югары төркеме, Югары лига).

1966 елда ил чемпионатының бакыр призёры була. 1973-—1976 елларда — Беренче лигада (көч буенча икенче), 1977—1988 елларда — Югары, 1989—1991 елларда янә Беренче лигада чыгыш ясый.

ССРБ таркалганнан соң Югары Азәрбайҗан лигасында чыгыш ясый һәм күп тапкырлар ил беренчелеге чемпионы һәм призёры, күп тапкырлар Ил кубогы иясе була.

«Нефтчи» Чемпионнар лигасында — 2004 һәм 2005 елларда Босния «Широки Бриег»ын һәм Исландиянең «Хабнарфьордюр»ын җиңеп, икенче сайлап алу раундында узган Азәрбайҗан футболы тарихында икенче команда. 2000 елда «Шәмкир» командасы икенче раундта үткән беренче команда була. «Нефтчи» Чемпионнар лигасының 3 нче раундына кадәр барып җиткән беренче Азәрбайҗан командасы була, анда алар 2012 елда ике матч суммасы буенча Исраилнең «Хапоэль Ирони Кирьят-Шмона» командасына җиңеләләр. 2012 елның 30 августында «Нефтчи» Никосиядә Кипрның АПОЭЛын җиңә һәм Ауропа Лигасының төркем этабына эләккән беренче Азәрбайҗан командасы була.

Казанышлар

Милли

undefined

ССРБ

  • Югары лига
    • Bronze medal icon.svg Бакыр призёр (1): 1966
  • Беренче лига
    • Silver medal icon.svg Көмеш призёр (1): 1976
    • Bronze medal icon.svg Бакыр призёр (1): 1954
  • Федерация Кубогы
    • Silver medal icon.svg Финалист (1): 1988

Азәрбайҗан

  • Азәрбайҗан чемпионаты (рекорд)
    • Gold medal icon.svg Чемпион (9): 1992, 1995/96, 1996/97, 2003/04, 2004/05, 2010/2011, 2011/12, 2012/2013, 2020/2021
    • Silver medal icon.svg Көмеш призёр (3): 2000/01, 2006/07, 2018/2019
    • Bronze medal icon.svg Бронзовый призёр (6): 1994/95, 1998/99, 1999/2000, 2005/2006, 2007/08, 2017/18
  • Азәрбайҗан Кубогы (рекорд)
    • Gold medal icon.svg Иясе (7): 1994/95, 1995/1996, 1998/1999, 2001/2002, 2003/04, 2012/13, 2013/14
    • Silver medal icon.svg Финалист (4): 2000/01, 2011/12, 2014/15, 2015/2016
  • Азәрбайҗан Суперкубогы (рекорд)
    • Gold medal icon.svg Иясе (2): 1993, 1995
    • Silver medal icon.svg Финалист (1): 2013

Ауропа турнирлары

  • Интертото Кубогы
    • Silver medal icon.svg Финалист (1): 2008

Башка турнирлар

  • Бердәмлек Кубогы
    • Gold medal icon.svg Иясе (1): 2006
    • Silver medal icon.svg Финалист (1): 2005

Стадион

undefined

Тофик Бәхрамов исемендәге республика стадионы «Нефтчи» һәм «Бакы» клублары өчен өй аренасы булып тора. Стадион төзелеше 1930 еллар ахырында ук башланган, әмма Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, төзелеш туктатылган. Сугыш тәмамланганнан соң төзелеш эшләре яңадан башлана һәм немец хәрби әсирләре тарафыннан тәмамлана.

Рәсми ачылыш 1951 елда була. Башта стадион И. Сталин хөрмәтенә атала һәм «С» хәрефе рәвешендә төзелә. СБКФның XX съездыннан соң стадионга В. Ленин исеме бирелә. 1993 елда Тофик Бәхрамов вафатыннан соң, стадион танылган Азәрбайҗан футбол арбитры исемен йөртә башлый. 2012 елдан башлап «Нефтчи» шулай ук «Баксель Арена»да өй матчларын уздыра[5].

Еврокубоклардагы статистика

Турнир Матчлар Җиңүләр Ничья Җиңелүләр Кертелгән Калдырылган Туплар аермасы
Чемпионнар лигасы 18 5 5 8 14 32 -18
УЕФА Кубогы/Ауропа Лигасы 40 13 10 17 55 57 -2
Интертото Кубогы 6 3 1 2 7 7 0
Кубок ияләре кубогы 2 0 1 1 0 3 -22
Барлыгы 66 21 17 28 76 99 -32

Искәрмәләр

  1. Наблюдательный совет. Neftchipfk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2020.
  2. First victory the prize for Neftçi and Partizan. uefa.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2020.
  3. Кубок СССР 1937. Нефтяник (Баку) — Динамо (Ереван) 1:0 1/64
  4. О чём поведала старая фотография. — «Вышка» (газета). — № 2 (19905). — 13 января 2012 года.
  5. «Нефтчи» переехал на «8-й километр»(үле сылтама)

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә