Николае Тимофти
Николае Тимофти, Николае Василий улы Тимофти, молдав. Nicolae Timofti (1948 елның 22 декабре, Молдаван ССР, Флорешты районы, Чутулешты) — Молдова сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе. Молдова магистратурасы югары шурасы рәисе (2010, март — 2012, май).
2012 — 2016 елларда Молдованың парламент сайлаган президенты. Югары класслы казый.
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 22 декабрендә Молдаван ССР, Флорешты районы Чутулешты авылында туган. «Хокук белгече» белгечлеге буенча Кишенәүдә Молдова дәүләт университетының (молдав. Universitatea de Stat din Moldova) юридик факультетын тәмамлаган (1972). 1972-1974 елларда хәрби хезмәттә булган, өлкән лейтенант.
Хезмәт юлы
- 1964-1967 елларда Флорешты шәһәре юл төзелеше идарәсе эшчесе, слесарь-автомобильче.
- 1974-1976 елларда Молдаван ССР юстиция министрлыгында киңәшче.
- 1976-1980 елларда Кишенәү шәһәренең Фрунзе районы казые судья.
- 1980-1990 елларда Молдаван ССР югары суды казые.
- 1990-1996 елларда Югары суд пулаты рәисе урынбасары, суд коллегиясе рәисе.
- 1996-2001 елларда Молдова апелляция пулаты рәисе, казыйлар ассоциациясе рәисе.
- 2005 елда Молдова югары суды казые.
- 1995-2000 һәм 2005-2009 елларда Молдова магистратурасы югары шурасы әгъзасы.
- 2011 елның мартыннан Молдова магистратурасы югары шурасы рәисе.
- 2012 елның 23 мартыннан 2016 елның 23 декабренә кадәр Молдова президенты.
Президент сайлаулар
2012 елның 16 мартында Молдова парламенты 62 тавыш белән Молдова президенты итеп сайлый.
Гаиләсе
Сылтамалар
- Рәсми твиттер
- Profile: Who Is Moldova's New President-Elect?
- News in Moldova about Nicolae Timofti 2014 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.