Николай Боголюбов (академик)

Николай Николаевич Боголюбов (1909-1992) — совет математигы һәм физик-теоретигы , Россия Фәннәр академиясе академигы (1991 елдан); ССРБ Фәннәр академиясе (1953 елдан) һәм Украина ССР Фәннәр академиясе (1948 елдан) академигы, сызыклы булмаган механика һәм теоретик физика фәнни мәктәпләренә нигез салучы. Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1969, 1979).

Дубнадагы Атом тикшеренүләре Берләшкән институтының (АТБИ)теоретик физика лабораториясе директоры (1956 елдан), МИАН директоры (1965–1988), Мәскәү дәүләт университеты физика факультетының квант статистикасы һәм кыр теориясе кафедрасы мөдире (1966-1992).

Биографиясе

Николай Боголюбов 1909 елда Түбән Новгородта, теология, фәлсәфә һәм психология укытучысы, рухани язучы һәм Россия православие чиркәвенең баш рухание Николай Михайлович Боголюбов (1872-1934) гаиләсендә туган [9] . Булачак галимнең әнисе Ольга Николаевна (кыз фамилиясе Люминарская) музыка укытучысы булып эшләгән. Гаиләдә өч ул үсә: Николай Николаевич Боголюбов (баш бала), Алексей Николаевич Боголюбов (1911-2004) — математик, фән тарихчысы, Украина Милли Фәннәр Академиясе әгъзасы, Михаил Николаевич Боголюбов (1918-2010) — лингвист, РФА академигы.

Әтисе Николайны дүрт яшеннән укырга һәм язырга, биш яшеннән — алман, аннары француз һәм инглиз телләренә өйрәтә башлый. Боголюбов телләр үзләштерүгә гаҗәеп сәләткә ия булган, лингвистика һәм тарихны тирәнтен белгән. Ул инглиз, алман һәм француз телләреннән кала дистәгә якын — итальян, венгр, фин, швед, поляк, чех һ.б. телләрне белгән.

1913 елда гаилә Киевка күченә, анда әтиләре Владимир университетында теология профессоры булып эшли . Гражданнар сугышы вакытында ул эшсез кала һәм шәһәрдә эш таба алмыйча, авылга күченә. Җиде еллык мәктәпне Николай шунда тәмамлый [10] .

1925 елда турыдан-туры УССР Фәннәр академиясе аспирантурасына кабул ителә һәм аннан соң УССР һәм ССРБ Фәннәр академияләрендә эшли.

1963 елдан СССР Фәннәр академиясенең математика бүлеге секретаре. 1965 елдан Дубнадагы Атом-төш тикшеренүләре Берләшкән институты директоры.

Төп эшләре — математика анализы, математика физикасы, сызыклы булмаган механиканың асимптотик ысуллары, динамик системалар теориясе, статистик физика һәм кырның квант теориясе.

Күп кенә чит ил Академияләре әгъзасы (Болгария, ГДР, Польша, АКШ һ.б.), фәнни учреждениеләр һәм җәмгыятьләр, Пагуош хәрәкәтендә катнашучы. 7-8 нче чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты.

1937 елда Евгения Александровна Пирашковага өйләнгән. Никахта ике улы туган. Олы улы Николай — математика физикасы һәм статистика механикасы белгече, В. А. Стеклов исемендәге Математик институтының баш гыйльми хезмәткәре, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.

undefined

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. http://www.ras.ru/win/db/show_per.asp?P=.id-53167.ln-ru.dl-.pr-inf.uk-12
  2. http://www.mi.ras.ru/index.php?c=inmemoriapage&id=21693&l=1
  3. 1 2 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе
  4. Nikolai Nikolajewitsch Bogoljubow // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  5. 1 2 3 Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #11906703X // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  6. Боголюбов Николай Николаевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  7. Record #108163897 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
  8. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
  9. Николай Михайлович Боголюбов в Православной энциклопедии
  10. О людях Московского университета, 2019: «Аттестат об окончании семи классов деревенской школы был единственным документом об образовании, который Боголюбов получил за всю свою жизнь. Следующим документом стал диплом доктора математики»

Әдәбият

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Николай Боголюбов (академик)

Тема буенча өстәмә