Николай Попов (1912)
Николай Ильич Попо́в (Николай Попов, 24 декабрь 1912, Уфа, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 28 август 1943, Мыхайливка-Перша[d], Палтау өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР) — совет хәрби хезмәткәре. Бөек Ватан сугышында катнашучы, 4 нче гвардия армиясе 68 нче гвардия укчылар дивизиясе 202 нче гвардия укчылар полкының танкка каршы мылтык расчёты командиры, гвардия сержанты. Советлар Союзы герое (1944, үлгәннән соң).
Тормыш юлы
1912 елда Россия империясенең Уфа губернасы Уфа шәһәрендә (хәзер Россия Федерациясе Башкортстан Республикасының административ үзәге) эшче гаиләсендә туган[1].
Милләте буенча рус. Тулы булмаган урта белем ала. Хәрби хезмәткә чакырылганчы Уфада яши. Уфа чәй фабрикасында, аннары Уфа урман заводында эшли[2].
1943 елның 3 февралендә Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына чакырыла[1]. Кече командирлар мәктәбен тәмамлый. Танкка каршы мылтыкны үзләштерә. Немец-фашист илбасарлары белән сугышларда сержант Н. И. Попов 1943 елның 22 августыннан Воронеж фронтында 4 нче гвардия армиясе 68 нче гвардия укчы дивизиясе 202 нче гвардия укчы полкының танкка каршы мылтык ротасы расчёт командиры вазифасында катнаша. Курск сугышының Белгород-Харьков хәрби операциясында катнаша[2].
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 10 гыйнварындагы "Кызыл Армиянең генералларына, офицерлар, сержантлар һәм рядовойлар составына Советлар Берлеге Каһарманы исемен бирү турында"гы Указы белән «фронт командованиесының хәрби заданиеларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була[3].
Батырлыгы
Совет гаскәрләренең һөҗүмен туктатырга һәм Харьковны камап алуга юл куймаска тырышып, немец командованиесе Донбасстан Харьков юнәлешенә дүрт танк дивизиясен күчерә. Дошманның танк контрударларын кире кагу өчен Югары Баш Командование резервыннан 4 нче гвардия армиясе бүленеп бирелә. Аның 68 нче гвардия укчы дивизиясе бүлекчәләре Украина ССРы Полтава өлкәсе Котелевка районы Беренче Михайловка авылы янында позицияләр били. 1943 елның 28 августында 30,6 биеклеге өчен барган сугышта гвардия сержанты Николай Попов расчётының танкка каршы мылтыгы сафтан чыга. Бу вакытта немецларның бер «Тигр» танкы, совет пехотасының хәрби сафларын измәкче булып, биеклеккә күтәрелә башлый. Аңа каршы танкага каршы гранаталар бәйләме белән гвардия сержанты Николай Попов омтыла. Гранаталар бәйләме тоткан гвардия сержанты Николай Попов танкка каршы чыга һәм дошман машинасы астына ташлана. Ул үз гомере бәясенә дошман танкын туктата.
Н. И. Поповның бүләкләү кәгазеннән:
| ...немец «тигрларының» танк контратакасын кире кагу вакытында иптәш Поповның танкка каршы мылтыгы сафтан чыга. Танк безнең хәрби рәтләрне чылбырлары белән измәкче булып, якынлаша. Иптәш Попов кулына танкка каршы гранаталар ала һәм, «Тигр» каршына сикереп чыгып, аның чылбырлары астына ташлана һәм аны шартлата. Бу шартлау нәтиҗәсендә батыр гвардия сержанты Попов һәләк була... |
Украинаның Полтава өлкәсе Беренче Михайловка авылындагы туганнар каберендә җирләнгән[2].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз» медале (10.01.1944, үлгәннән соң);
- Ленин ордены (10.01.1944, үлгәннән соң).
Хәтер
- 2022 елның 22 августында Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 481 нче карары белән Советлар Союзы Герое Николай Ильич Попо́в исеме Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шәһәр округының 128 нче муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе — мәктәбенә бирелә[4].
- Уфа шәһәрендә Н. И. Попов эшләгән завод бинасында мемориаль такта урнаштырылган.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 И. Г. Кәримова. Попов Николай Ильич (башк.). «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (25 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026. [башк.]
- ↑ 1 2 3 Н. В. Уфаркин. Попов Николай Ильич (рус.). Международный патриотический интернет-портал «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026. [рус.]
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 10 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 гыйнвар (№ 3 (263)). — С. 1.
- ↑ Постановление Правительства Республики Башкортостан от 23 августа 2022 года № 481 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан и об установке мемориальных досок на фасадах зданий общеобразовательных организаций Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (23 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026. [рус.]
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
- Славные сыны Башкирии. Книга 3. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1968.
- Подвиги их – бессмертны: Справочник о Героях Советского Союза и полных кавалерах ордена Славы из Республики Башкортостан. — Уфа: Китап, 2000. — С. 398.
Cылтанмалар
- «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы. Попов Николай Ильич [башк.] [Тикшерелгән 23 март 2026].
- Международный патриотический интернет проект «Герои страны». Попов Николай Ильич [рус.] [Тикшерелгән 23 март 2026].
- Общественный проект Приволжского федерального округа «Герои Отечества». Попов Николай Ильич [рус.] [Тикшерелгән 23 март 2026].
- Республиканский музей Боевой Славы: Попов Николай Ильич [рус.] [Тикшерелгән 23 март 2026].
- Сайт БАГСУ. Попов Николай Ильич (1912—1943) [рус.] [Тикшерелгән 23 март 2026].
- ИА «Башинформ», 28 августа 2008 года. Сегодня исполняется 65 лет героическому подвигу уфимца Николая Попова [рус.] [Тикшерелгән 23 март 2026].