Николай Чемберджи
Биографиясе
Николай Карпович Чемберджи 1903 елның 24 августында Царское Селода (хәзерге Пушкин шәһәре) туган. Атасы — Карп Владимирович Чемберджи Император Гали җәнапләренең лейб-табибы булып хезмәт итә. Карл Владимировичның хатыны композитор А. А. Спендиаровның кыз кардәше Валентина Афанасьевна була.
Малайга ике яшь булганда, әнисе Валентина Степановна мәрхүм була. Шуннан соң атасы улын Кырымга мәрхүм хатынының композитор туганы Александр Афанасьевич Спендиаровның гаиләсенә озата. 1917 елда Николай Чемберджи Мәскәүгә китә, анда башта тапер булып йөри, шуннан Мәскәү консерваториясенә керә һәм А. Н. Александровның композиция классын тәмамлый. Үзәк эшче яшьләр театрының («ТРАМ») дирижеры була[2].
Чемберджи ПРОКОЛЛ (Мәскәү консерваториясе студентларының җитештерү коллективы) әгъзасы була. Күмәк башкару өчен җырлар, маршлар яза[3]. Бөек Ватан сугышы чорында Уфада тәүге башкорт операсы «Карлыгач»ны иҗат итә. 1942 елдан ВКП(б) әгъзасы.
Н. К. Чемберджи — зур симфоник оркестр өчен күпсанлы әсәрләр авторы, алар арасында — «Таҗик сюитасы», «Молдаван сюитасы», «Әрмәнстан» симфониясе, «Сон Дрёмович» балеты[4]. Чемберджиның А. В. Нежданова башкаруындагы «Улыбка» дигән җыры бик популяр була.
Н. К. Чемберджи җәмәгать эшчәнлегенә күп вакытын бүлә, СССР Музыка фондын оештыруда актив катнаша, СССР Композиторлар берлегендә җаваплы вазифалар били.
Н. К. Чемберджи 1948 елның 22 апрелендә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.
Хатыны — пианист һәм композитор Зара Александровна Левина; кызы — филолог Валентина Чемберджи.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — 3-нче кыллы квартет өчен
- Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944)
Искәрмәләр
- ↑ Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ Вся Москва: адресная и справочная книга на 1930 год.
- ↑ «Есть на Волге утёс», «Красный Кавказ (марш для духового оркестра)», «За донские просторы (Казачья строевая)».
- ↑ Был поставлен автором либретто К.
Әдәбият
- Г. Поляновский Н. К. Чемберджи. М.—Л., 1947 — 48 с.;
- Г. Поляновский Третий струнный квартет Н. К. Чемберджи;
- Г. Поляновский Живое наследие композитора. — МЖ,1963, № 17;
- Чемберджи В. Н. В доме музыка жила. — М.: Аграф, 2002.