Нилә Байрамгулова
Бәйрәмголова Нилә Ильяс кызы (21 февраль 1948, Яңа Байрамгул, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 27 сентябрь 2025, Уфа) — җырчы, 1969-2003 елларда Башкортстанның Хор капелласы артисты. Башкортстан Республикасының халык артисты (1997).
Тәрҗемәи хәле
Нилә Ильяс кызы Бәйрәмголова 1948 елның 21 февралендә БАССРның Учалы районы Яңа Байрамгул авылында туган.1976 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый (Р. Д. Земчурина классы).
1969 елдан Башкортстанның Хор капелласында эшли, 2003 елдан алып — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе администраторы[2].
2025 елның 27 сентябрендә, озак авырудан соң, вафат була. Җырчыны 29 сентябрьдә җирлиләр, саубуллашу Башкорт дәүләт филармониясендә уза[3].
Вокаль партияләр
- «Дим ярында» («На берегу Дёмы») К. Ю. Рәхимов, М. Сөндекле сүзләре;
- «Башкортстан» (Абрар Габдрахманов, Әсхәл Әхмәт-Хуҗа сүзләре;
- башкорт халык җырлары «Томанлы», «Элмәлек» һәм башкалар.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының халык артисты (1997);
- БАССРның атказанган артисты (1975).
Сылтамалар
- Г.Н.Әхмәдиева, Тәрҗемәсе Г.Һ.Ризуанова / Байрамгулова Нилә Ильяс кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- [1]
Искәрмәләр
- ↑ Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ Умерла народная артистка Башкирии Ниля Байрамгулова (2025-09-28). 28 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ В Уфе ушла из жизни народная артистка Башкирии Ниля Байрамгулова (рус.). www.bashinform.ru (28 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025.