Ногман Чәләбиҗиһан

Ногман Чәләбиҗиһан (кырымтат. نعمان چلبی‌جهان, Noman Çelebicihan, Номан Челебиджихан, 188523 февраль 1918(1918-02-23)) — сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, Кырым Халык Җөмһүрияте хөкүмәте рәисе (12.1917-1.1918), Кырым, Литва, Польша һәм Беларус мөселманнары мөфтие (03.1917-1.1918), 1991 елда кырымтатар халкының милли гимны итеп кабул ителгән «Ant etkenmen» (тат. Ант иткәнмен) шигыре авторы.

Хәтер

  • 2018 елның 22 февралендә Украинаның Чернигов өлкәсе Ичня шәһәре вокзал бинасында мөфти, милли каһарман Ногман Чәләбиҗиһанга истәлек тактасы ачылды[1].
  • 2019 елның 1 сентябрендә Кырымның Джанкой районы Кучук-Алкалы (Завет Ленинский) авылында (туган авылы Сонак инде юкка чыккан булу сәбәпле) кырымтатар җәмәгатьчелеге җыйган акчага бронзадан коелган сын ачылды (һәйкәлнең авторы - кырымтатар сынчысы Айдер Алиев)[2].