Нурзадә Вәлиуллина
Нурзадә Вәлиуллина, Нурзадә Фирдинант (Рәдиф[1]) кызы Вәлиуллина (Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — җырчы, автор-башкаручы, үзешчән композитор, «Гөлзадә» иҗат студиясе солист-вокалисты. Татарстанның атказанган артисты (2019). 2001 елдан һөнәри сәхнәдә.
Тормыш юлы
Арча районы Сөрде авылында туган. Әтисе Рәдиф — ветеринар, әнисе Рәмзия — авыл клубында мәдәният җитәкчесе булган. Балачагы Арча районының Шура авылында узган. Әнисе икенче кат кияүгә чыккач, Нурзадә Яңа Кенәр авылына күчеп килә, үги әтисе — КФЭИ тәмамлап, бухгалтер булып эшләүче Фирдинантка хөрмәт белән карый һәм аны әтисе дип саный[2]. Яңа Кенәр урта мәктәбеннән соң, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын (француз-инглиз телләре) тәмамлаган. Казан мәктәпләрендә өч еллап инглиз теле укыткан. Тавышы бетә башлагач, табиб киңәше белән, профессиясен алыштыра: Татарстан Милли китапханәсенә китапханәче булып эшкә күчә. Китапханәдә эшләгәндә, параллель рәвештә баштарак Татарстанның атказанган артисты җырчы Закир Шаһбан төркемендә, соңрак Татарстанның халык артисты җырчы Искәндәр Биктаһиров төркемендә җырлый. «Гөлзадә» иҗат студиясе» иҗтимагый оешмасы солист-вокалисты. Соңыннан мөстәкыйль эшли башлый. 2006 елның ноябрендә Казан тамашачысына беренче концертын тәкъдим итә[3]. Туйлар, корпоратив һәм юбилейлар алып бара. Казан мәдәният институтының эстрада һәм джаз бүлеген тәмамлаган (2019). Кияүдә түгел. Казан янындагы Көек бистәсендә яши[4].
Иҗаты
Вокал буенча укытучысы — Татарстанның халык артисты Люция Хәсәнова. Эстрада һәм халык җырларын башкаручы буларак киң катлау тамашачыларга һәм радиотыңлаучыларга Нурзадә исеме астында билгеле. Профессиональ эстрадада 2001 елдан эшли. Музыкаль архивларда табылган халык җырларын аранжировкалау белән шөгыльләнеп, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова кебек җырчылардан сәхнә осталыгы тәҗрибәсен өйрәнә. Нурзада шулай ук яшь башкаручыларга үз җырларын тәкъдим итә, башка артистларга клип сценарийлары яза. Концерт программалары төзи, тамашачылар алдында чыгыш ясый, радиода җырлар яздыра һәм музыка иҗат итә. 2001 елда язган җыры — «Саклагыз булганнарын».
Репертуарында шаян җырларга өстенлек бирүче җырчы. «Сәхнәгә җыр белән биюне бергә алып чыгу танытты»,- дип саный. Кайбер җырлары: «Кояшым», «Саклагыз булганнарын», «Онытылмас мәхәббәт», «Ярамыйга карамый», «Канатыбыз каерылмасын», «Хуш килдегез, кунаклар», «Өмет җыры», «Туган көн», «Синең өчен яшим мин бу дөньяда», «Карлар ява», «Кенәрем», «Тимә күңелләремә», «Кышкы моңнар», «Мәхәббәт», «Безнең җизни», «Яратып яшәү кирәк», «Әлинур-Гөлинур», «Очрашу җыры», «Кояшым», «Кагылмагыз ялгыш», «Алия-Гөлия», «Карлар», «Аңлашу», «Мәхәббәт, китмәле», «Син бит Ходайдан бүләк», «Туган көн», «Бәхетле булыгыз», «Эх, карап торуларың»[5] һ. б.
Файл:Н.Ф.Вәлиуллина 1.jpg
«Күңелем кояшы» (альбом, 2006)
2026 елның маенда «Үтә-китә барысы да» (композиторы — Эльвира Әхмәтова) синглы чыга[6].
Тамада буларак бәйрәм чаралары — туйлар, юбилейлар, корпоративлар, никах һәм башка тантаналар үткәрә. Телевидениедә эшли. Мәйдан музыкаль каналында «Яшьлек чишмәләре» ретро-тапшыруын алып бара.
Дискография
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Татарстан яшьләре», «Урмай юлы», татар һәм башкорт җырын башкаручыларның «Дуслык моңы» төбәкара конкурсы (Нефтекамск, 2004), үзешчән композиторларның «Барлау» конкурсы (2005) дипломанты;
- 2014 — Болгар радиосы милли премиясе («Алтыным-көмешем син» җыры өчен)
- 2019 — Татарстанның атказанган артисты[8][9].
Искәрмәләр
- ↑ Валиуллина Нурзада Фирдинантовна. ayaris.ru [рус.]
- ↑ Валиуллина Нурзада Фирдинантовна. ayaris.ru
- ↑ Фәнзилә Мостафина. Ун төрле Нурзадә. 2020 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган. «Безнең гәҗит», 17.10.2015
- ↑ Зөһрә Садыйкова. Нурзадә: «Гаиләм булса, бу хәсрәтне җиңелрәк кабул итәр идем». «Шәһри Казан», 24.10.2018
- ↑ Нурзада. 101 композиция. 2020 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган. MIXMUZ
- ↑ Утэ-китэ барысы да (рус.). www.shazam.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2026.
- ↑ MP3. Нурзада. Алтыным син. tatshop.ru
- ↑ Җырчыларга атказанган артист исеме бирелде. Татар-информ, 24.12.2019
- ↑ Хезмәтләрен хөрмәтләп. 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 23.12.2019 [рус.]
Әдәбият
- Алинә Айдарова. Нурзадә: «Бәлки тиң ярымны очратырмын». «Атна вакыйгалары», 2020 ел, № 1, 11нче бит.
Сылтамалар
- Нурзадәнең рәсми төркеме. ВКонтакте
- Нурзадә Вәлиуллина. Одноклассники