Нурлый Миңнәхмәтов

Нурлы Миңләхмәт улы Миңләхмәтов (рус. Нурлы Миниахметович Миниахметов; 15 июнь 1914, Аскыш, Байкибашевский сельсовет[d]9 сентябрь 1989, Караидел районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Бөек Ватан сугышында катнашучы, укчылар дивизиясенең аерым сапёр батальоны отделениесе командиры, гвардия сержанты. Советлар Союзы Герое (1944).

Тәрҗемәи хәле

Нурлы Миңнәхмәтов 1914 елның 15 июнендә Уфа губернасының Бөре өязе[1], Аскыш авылында крестьян гаиләсендә та[2]. 1929 елда авыл мәктәбенең 3 сыйныфын тәмамлап, «Кызыл Яр» күмәк хуҗалыгында умартачы, күмәк хуҗалык рәисе булып эшли. 1950 елдан — ВКП(б), 1952 елдан — КПСС әгъзасы.

1936 һәм 1941 елларда Башкорт АССРның Байкыбаш район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә алына. Люберцы шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) десантчыга укый.

1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Сапёр, минёр, разведчик булып хезмәт итә. Яралана.

Кече сержант Нурлый Миңнәхмәтов Десна елгасы янындагы сугышта батырлык күрсәтә. Дошман уты астында Десна елгасын кичеп, якынча 80 танкка каршы яшерелгән минаны зарарсызландыра, чәнечкеле чыбыкны кисеп, безнең частьларга үтү өчен юл ача.

Демобилизацияләнгәч, туган авылында яши. «Кызыл Герой» күмәк хуҗалыгында рәис, аннары умарталык мөдире булып эшли.

1989 елның 9 сентябрендә вафат була, Башкортстанның Караидел районы, Тегермән авылында җирләнгән[3].

Батырлыгы

« 39 нчы гвардия аерым сапёр батальонының отделение командиры (Үзәк фронтның 65 нче армиясе, 37 нче гвардия укчылар дивизиясе) гвардия кече сержанты Нурлый Миңнәхмәтов, 1943 елның 12 сентябрендә Украинаның Сумы өлкәсе, Шостка районы, Собич авылыннан көнбатыштарак, дивизия частьлары белән Десна елгасын сугышып кичкәндә, десант көймәсендә утыз биш рейс ясап, елганың дошман биләгән көнбатыш ярына коралы белән 370 сугышчыны, 5 тупны һәм сугыш кирәк-яраклары белән 11 арбаны чыгара »

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы указы белән, командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк үтәгәне һәм шул ук вакытта батырлык һәм каһарманлык күрсәткәне өчен, гвардия кече сержанты Нурмый Миңнәхмәтовка Ленин ордены белән «Алтын Йолдыз» медале (№ 4616) тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Советлар Союзы Герое (15.01.1944)[5];
  • «Алтын Йолдыз» медале;
  • Ленин ордены (15.01.1944);
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985);
  • II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (22.09.1943);
  • «Батырлык өчен» медале (16.09.1943);
  • «Сталинградны саклаган өчен» медале;
  • башка медальләр.

Исемен мәңгеләштерү

  • 2025 елның 20 октябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән Советлар Союзы Герое Нурлый Миңнәхмәтов исеме Караидел районының Хәлил авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[6][7];
  • Башкортстан Республикасында «Кызыл Герой» күмәк хуҗалыгы Нулый Миңнәхмәтов исеме белән аталган;
  • Караидел һәм Тегермән авылларында Нурлый Миңнәхмәтов урамы бар;
  • Тегермән авылы мәктәбе бинасына мемориаль такта эленгән.

Искәрмәләр

  1. хәзерге Башкортстан Республикасының Караидел районы
  2. Миңләхмәтов Нурлы Миңләхмәт улы (башк.). «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
  3. «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Нурлый Миңнәхмәтов
  4. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 15 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 23 января (№ 4 (264)). — С. 1.
  5. Миниахметов Нурлы Ахметович (рус.). Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Память народа» проекты. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [рус.]
  6. Ляйсан Закирова. Школам Башкирии присвоили имена Героев Советского Союза (рус.). ИА «Башинформ» (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [рус.]
  7. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года № 487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [рус.]

Әдәбият

  • Несокрушимые. — Уфа, 1985.
  • Славные сыны Башкирии. — Уфа, 1979.