Нэлла Прусс
Нэлла Прусс (рус. Нэлла Матвеевна Прусс, 1 гыйнвар 1941, Екатеринбург) - педагогика фәннәре кандидаты [1], профессор. ТИСБИ идарә итү университеты ректоры (1993–2016, 2018 елдан), TИСБИ идарә итү университеты президенты (2016 елдан). Россия гуманитар фәннәр академиясе академикы. ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе әгъзасы [2] .
Тәрҗемәи хәле
Нэлла Матвеевна Прусс 1941 елның 1 гыйнварында Свердловскида (хәзерге Екатеринбург ) туган.
1963 елда ул Казан дәүләт педагогия институтын (КДПУ) тәмамлый. Белгечлеге - инглиз теле укытучысы. Аны тәмамлагач, 1963-1964 елларда Казан шәһәрендәге 127 нче урта мәктәптә укытучы булып эшли.
1963 - 1994 елларда ул Казан химия-технология институтының (KХТИ) чит телләр кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент булып эшли.
1979 елда Казан педагогия институтында аспирантура тәмамлый. Шул ук елда «Влияние видных русских педагогов Казанского края на развитие просвещения и педагогической мысли нерусских народов, конец XIX-начало XX веков» темасына педагогия фәннәре кандидаты дәрәҗәсе буенча диссертация яклый.
1992 елда Татарстан Республикасында беренче дәүләтнеке булмаган университет - "ТИСБИ" Идарә итү университетын оештыра, аның ректоры була.
1997 елдан педагогика кафедрасы мөдире булып эшли.
2016 елның 27 июнендә «ТИСБИ» ның гыйльми советы утырышында Нэлла Прусс университет ректоры постыннан китү турында игълан итә[3]. Ректор вазифасыннан киткәч тә, ТИСБИ президенты булып университетта эшли[4].
2018 елның 4 апрелендә Нелла Прусс кабат ТИСБИ университеты ректоры була. "Вечерняя Казань» газетасына биргән интервьюда университетның традицияләрен саклау өчен кайтуын белдерә[5].
Фәнни эшчәнлеге
Н. М. Пруссның фәнни кызыксынулары өлкәсе җәмгыятьнең социаль-икътисадый үсешен модернизацияләү шартларында һөнәри белем бирү мәсьәләләрен, шулай ук инклюзив белем бирү системасын үстерүне үз эченә ала.
Аның фәнни җитәкчелегендә 6 кандидатлык диссертациясе якланган[6].
250дән артык фәнни һәм уку-методик хезмәт авторы, алар арасында[6]:
- 28 уку-методик хезмәт;
- 16 монография;
- авторитетлы журналларда 36 мәкалә (Scopus, ВАК һәм РИНЦ базаларына керүче).
Хирш индексы 3 тәшкил итә[6].
Бүләкләр
- Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (1997);
- "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2005);
- "Россия фәненең абруен ныгыту өчен" медале (2008);
- «Дуслык» ордены (2009);
- Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Хәрби дуслыкны ныгыту өчен» медале (2009);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2015)[6];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале — мәгариф системасын үстерүгә аерым өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен (2017 ел);
- «Кимчелексез хезмәт өчен» медале — мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен (2026)[7];
- Ватан алдындагы казанышлары өчен II дәрәҗә «Россия Даны» ордены;
- «Халыкара эшлекле хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше өчен» ордены;
- башка медаль һәм дипломнар.
Хезмәтләре
- Методологические основы сетевого образования в вузе / Прусс Н.М., Мухаметзянова Ф.Г., Вафина В.Р. // В сборнике: Инновационные подходы в системе высшего профессионального образования в структуре сетевого обучения. Материалы итоговой научно-практической конференции преподавателей и аспирантов (с международным участием). 2014. С. 3–11.
- Сотрудничество ИИТО с сетью ассоциированных школ ЮНЕСКО / Прусс Н.М. // Высшее образование в России. 2014. № 10. С. 153–157.
- Становление и развитие негосударственного вуза как субъекта образовательной деятельности (на примере университета управления «ТИСБИ») / Мухаметзянова Ф.Г., Прусс Н.М., Вафина В.Р. // Образование и саморазвитие. 2014. № 3 (41). С. 36–41.
- Гарантии качества профессионального образования в негосударственном вузе / Прусс Н.М., Ахмина Г.А., Беляева Е.А. // Этнодиалоги. 2012. № 2 (39). С. 112–115.
- Глобальные проблемы на региональном уровне: опыт и перспективы / Прусс Н.М. / Вестник экономики, права и социологии. 2010. № 4. С. 210–211.
Искәрмәләр
- ↑ Научная школа Прусс.
- ↑ Ирина Никонорова. Российская сеть ассоциированных школ ЮНЕСКО — Комиссия Российской Федерации по делам ЮНЕСКО.
- ↑ Ректор ТИСБИ Нэлла Прусс: «Грядки — не для меня, и с мемуарами пока подожду» (рус.). Вечерняя Казань. Архивировано 8 октябрь 2020 года.
- ↑ Ректором Университета управления «ТИСБИ» назначена Людмила Нугуманова (рус.). Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Не сработались: Нэлла Прусс вернулась в кресло ректора ТИСБИ (рус.). Вечерняя Казань. Архивировано 17 февраль 2020 года.
- ↑ 1 2 3 4 Необходимо задать параметр
url=в шаблоне {{cite web}}. [ Научная школа Прусс Нэллы Матвеевны]. Университет управления «ТИСБИ». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026. - ↑ Президент «ТИСБИ» Нэлла Прусс награждена медалью Минобрнауки РФ. Университет управления «ТИСБИ» (19 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
Сылтамалар
- На сайте ТИСБИ
- Публикации Нэлли Прусс на сайте elibrary.ru 2019 елның 13 апрель көнендә архивланган.
- На официальном сайте ЮНЕСКО