Олугбәк Хамдам
Олугбәк Хамдам, Олугбәк Габделваһаб улы Хамдамов (үзб. Ulug'bek Hamdam, Hamdamov Ulug’bek Abduvahobovich, Улуғбек Ҳамдам, Ҳамдамов Улуғбек Абдуваҳобович, 1968 елның 24 апреле, ССРБ, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Мәрхәмәт районы, Югары Равват) — язучы, тәрҗемәче, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты (1997), Үзбәкстан язучылар берлеге әгъзасы (2003 елдан). «Шәрыкъ йолдызы» («Звезда Востока») журналлары баш мөхәррире (2009 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1968 елның 24 апрелендә Үзбәк ССР Әндиҗан өлкәсе Мәрхәмәт районы Югары Равват мәхәлләсендә балта остасы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. 1986—1988 елларда Украина ССРда хәрби хезмәт үтә. Ташкент дәүләт университетының филология факультетын (1993), Үзбәкстан Милли университетының филология факультеты каршында аспирантура (1996) тәмамлаган. Бер ел Төркиянең Конья шәһәрендә укыган. «XX гасырның 30нчы елларындагы үзбәк поэзиясендә чиста лирика (Айбәк шигырьләре мисалында)» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (1997, фәнни җитәкчесе профессор Умарали Нурматов). «XX гасыр үзбәк поэзиясенең эволюцион фикер үсешендә социаль-психологик нигезләр» темасына докторлык диссертациясе әзерли (фәнни җитәкчесе профессор Наим Каримов).
1993—1994 елларда Ташкент Шәрыкъны өйрәнү институтында төрек теленнән укыта.
1997—2009 елларда Үзбәкстан ФА А. Нәваи исемендәге Тел һәм әдәбият институтында өлкән фәнни хезмәткәр. Ташкент дәүләт университетында (Үзбәкстан Милли университеты) укыта.
2009 елдан «Sharq yulduzi» (Шәрыкъ йолдызы) һәм «Звезда Востока» журналларының берләштерелгән мөхәрририятенең баш мөхәррире[1].
Иҗаты
Проза һәм шигърият өлкәсендә уңышлы эшли. «Тигезләнеш» (1997), «Фетнә һәм буйсыну» (2003), «Сабо һәм Самандар» (2011), «Ялгызлык» (1998), «Ерактагы Дилнура» (2010) роман, повесть һәм хикәяләр җыентыклары, «Аллаһыга илтүче фетнә юлы» (1997), «Гөләп чәчәге» (2005), «Сине көттем» (2007) шигырьләр җыентыгы, «Онытылган най көе» (2013, [рус.]) җыентыгы һ. б. китаплар авторы. Үзбәк әдәбияты, дөнья халыклары әдәбияты буенча фәнни хезмәтләр язган. Тәрҗемә өлкәсендә уңышлы эшли (Руми)[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Шөһрәт» медале (Shuhrat medali, Үзбәкстан) — «Тигезләнеш» (1997) романы өчен.
Гаиләсе
Өйләнгән, балалары: улы, кызы.
Әдәбият
- Улугбек Хамдам (Факил Сафин кереш сүзе белән). «Казан утлары», 2019 ел, апрель, 132-145нче бит.
Сылтамалар
- Улуғбек Ҳамдам. Портал узбекской литературы
- Улугбек Хамдамов. facebook сәхифәсе
Искәрмәләр
- ↑ Литературно-художественный журнал «Звезда Востока» [рус.]
- ↑ Ulug’bek Hamdam. Ijodkor haqida 2019 елның 18 май көнендә архивланган.. mingtepa.uz