Пётркув-Трыбунальски

Пётркув-Трыбунальски (пол. Piotrków Trybunalski, алман. Petrikau, рус. Петроков) — Польшаның Лодзь воеводалыгында урнашкан шәһәр.

Халык саны — 77383 кеше (2011).

Сәгать поясы

Халыкара стандарт буенча Пётркув-Трыбунальски Үзәк Европа вакыты (Central European Time, CET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +1:00 гә тигез.

Тарих

Шәһәр статусын 1313 елдан йөртә. 1578—1793 елларда биредә Король трибуналы (Trybunał Koronny) урнашкан була. Польшаны икенче мәртәбә бүлүдән соң Пруссия составына күчте. Наполеон сугышлары вакытында — Варшава һерцоглыгы составында, 1815 тән соң Россия империясенә күчте. 1846 да шәһәр аша Варшава-Вена тимер юлы салына. 1867 дән губерна үзәге. Беренче бөтендөья сугышының беренче айларында шәһәр берничә тапкыр кулдан-кулга күчеп, ниһаять австриялеләр тарафыннан яулап алынган. 1918 дән бәйсез Польшада, 1975-1999 елларда воеводалык үзәге.

Халык

1946[2] 1950[3] 1960[3] 1970[3] 1978[4] 1993[5] 2002[5] 2011[5]
40549 42688 52782 59872 68908 81320 80979 77383

Кардәш шәһәрләр

  • Алмания байрагыЭсслинген-ам-Неккар, Алмания
  • Маҗарстан байрагыМошмонмаҗаровар, Маҗарстан