Полина Каплина

Каплина Полина Андреевна (16 август 1999, Иркутск) — Россия гандболчысы, Мәскәү «ЦСКА» капкачысы.

Тәрҗемәи хәле

Полина Андреевна Каплина 1999 елның 16 августында Иркутскта туган[1]. Бала чагы Ырымбурда үткән. Гандбол белән 13 яшьтән шөгыльләнә башлый. Буеның озын булуы аркасында капкачы булып китә[2].

Карьерасы

Профессиональ гандбол белән «Кубань» клубы өчен Краснодарда уеннарда шөгыльләнә башлый. Полина 2016 елның җәендә төп командага эләгә алмый, әммә бер елдан соң Краснодар командасының төп капкачысы Бахшиева Виктория декрет ялына киткәч, төп команда өчен уйный башлый.

2017/2018 еллар мизгелендәге уеннарда үзе өчен 50 проценттан артык кире каккан туплар нәтиҗәсен күрсәтә. 2018/2019 һәм 2019/2020 еллар мизгелендә ул ЕГФ кубогында чыгыш ясый, шулай ук Россия Кубогы финалына барып җитә һәм Россия чемпионатының бронза призеры була.

2018 елда Дебрецен шәһәрендә 20 яшькә тиклемге хатын-кыз арасында дөнья чемпионатында катнаша, анда Россия җыелма командасы дүртенче урынны яулый. Полина Каплина бу турнирның иң яхшы капкачысы була, ул 42 процент тупны кире суга[3][4]

2019 елның җәендә яңа оештырылган Мәскәү «ЦСКА» клубына күчә. 2019/2020 ел мизгелендә 217 ташлаудан 94 сейв башкара[5].

2020 елда Россия җыелма командасына чакырыла[6]. 2020/2021 ел мизгеле башында Каплина Звенигородта «Йолдыз» арендасына китә, анда 8 уен үткәрә, 120 туптан 43 тупны кире суга. Октябрь аенда Шана Массон һәм Анна Седойкина җәрәхәтләнгәннән соң «армеецлар» составына килә[7]. Кайтканнан соң чемпионнар Лигасының төркем уенында Венгриянең «Дьор» командасына каршы катнаша, матч азагында җиде метрлы һөҗүмне кире кага һәм команда өчен мөһим берничә сейв башкара[8].

Искәрмәләр

  1. Полина Каплина (рус.).
  2. Полина Каплина. Игра во весь голос (рус.).
  3. Hungary 2018 All-star Team and MVP.ihf.info(14 July 2018).Дата обращения: 2 апреля 2021. Архивировано 29 сентября 2020 года
  4. Полина Каплина. Игра во весь голос. Федерация гандбола России. Дата обращения: 2 апреля 2021. Архивировано 24 октября 2020 года.
  5. Каплина Полина Андреевна (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2021. Архивировано 15 декабрь 2018 года.
  6. Гандбол. В сборную России вызваны 22 гандболистки (рус.) (10 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2021.
  7. Необходимо задать параметр url= в шаблоне {{cite web}}. Необходимо задать параметр title= в шаблоне {{cite web}}. [ ]. Архивировано 19 гыйнвар 2021 года.
  8. Необходимо задать параметр url= в шаблоне {{cite web}}. Необходимо задать параметр title= в шаблоне {{cite web}}. [ ]. Архивировано 5 март 2021 года.

Сылтамалар