Пётр Сысоев
Пётр Сысоев (9 [22] гыйнвар 1912, Попанево, Глазов өязе, Вятка губернасы, Россия империясе[1]—1986) — удмурт совет дәүләт эшлеклесе.
БК(б)Ф ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбен (1949) бетергән. Кызылармияче (1934-1936), Бежым машина-трактор станциясе башлыгы (1936-1939), БК(б)Ф Удмурт өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлегендә инструктор, мөдир урынбасары (1939-1943), БК(б)Ф Грах район комитеты беренче сәркатибе (1943-1946), БК(б)Ф Глазов район комитеты беренче сәркатибе (1949-1952), БК(б)Ф Удмурт өлкә комитеты сәркатибе (?-1952), Удмурт АССР Министрлар шурасы рәисе (1952-1959), Удмурт АССР Югары шурасы президиумы рәисе (1959-1977). 6-9 чакырылышлары РСФСР Югары шурасы депутаты, 3-5 чакырылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты.
Искәрмәләр
- ↑ (Юкамен районы, Удмуртия, Россия)