Иосиф Наговицын
Иосиф Алексей улы Наговицын (Иосиф Алексеевич Наговицын, 6 (18 сентябрь) 1888 — 21 ноябрь 1937) — совет дәүләт эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәл
Иосиф Наговицын Вятка губернасы Глазов өязенең Омутница авылында (хәзер Удмуртиянең Глазов районына карый) удмурт крестьяны гаиләсендә туа. Өч класслы мәктәп тәмамлый, Глазов шәһәр училищесына укырга керә, анда ул 1903 елда марксистлар белән таныша. 1904 елда Вятка авыл хуҗалыгы училищесына укырга керә, кайда социал-демократик түгәрәге әгъзасы була. 1905 елда студентлар забастовкасында катнашу сәбәпле училещесыннан куыла. 1905—1907 елларда Вяткада, Глазовта, Екатиринбурда партия эшен алып бара, аннан соң Кыштымга җибәрелә.
1907 елда кулга алына һәм Енисей губернасына сөрелә. 1913 елда эмиграциягә китә, Белгиядә, Франциядә, Бөекбританиядә яши, чит илләрдәге бәлшәвикләр оешмаларында катнаша. 1918 елның ахырында Россиягә кайта, Я. М. Свердлов исемендәге Коммунистик университетта эшли, 1919 елдан Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты карамагындагы Вәтәк комиссариаты башлыгы булган. 1921 елда — Вәтәк автонмияле өлкәсенең Хәрби-Революцион комитеты башлыгы. 1921—1925 елларда — Вәтәк автонмияле өлкәсенең өлкә советының башкарма комитеты рәисе, 1925—1926 елларда — РСФСР мәгариф халык комиссариатының комиссиясе әгъзасы, милли азчылыкларны мәгърифәтләү буенча советы рәисе. 1926—1937 елларда — РСФСР социаль тәэминат халык комиссары.
1937 елның 21 ноябрьдә Кырымдагы Мисхорда санаторийда үпкә туберкулёзыннан вафат була.
Тышкы сылтамалар
Әдәбият
- Павлов Н. П. И. А. Наговицын. — Ижау: Удмуртия, 1988.
- ↑ Наговицын Иосиф Алексеевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.