Аркадий Марков

Аркадий Марков (12 июнь [25 июнь1915, Кече Бодья, Сарапул өязе, Вятка губернасы, Россия империясе[1]25 февраль 1994, Ижау, Удмуртия, Россия) — удмурт совет дәүләт эшлеклесе, алман-совет сугышында катнашучы.

БК(б)Ф ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбен (1954) бетергән. Якшур-Бодья район халык мәгарифе бүлеге мөдире (1946-1947), Якшур-Бодья район шурасы башкарма комитеты рәисе (1947-1951), СБКФ Воткинск район комитеты беренче сәркатибе (1954-1956), СБКФ Якшур-Бодья район комитеты беренче сәркатибе (1956-1958), СБКФ Удмурт өлкә комитеты фирка органнары бүлеге мөдире (1958-1963), СБКФ Удмурт өлкә комитеты икенче сәркатибе (1963-1967), Удмурт АССР Министрлар шурасы рәисе (1967-1978). 6-7 чакырылышлары РСФСР Югары шурасы депутаты, 8-9 чакырылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә