Рабига күле
Рабига күле — Россиядәге күл, Болгар шәһәренең төньяк-көнбатыш чигендә Татарстан Республикасының Спас районы территориясендә, Идел елгасының сулъяк яр буе террасасында урнашкан.[1]
География
Күл формасы түгәрәк, озынлыгы 150 м һәм уртача киңлеге 135 м. Күлнең су өслегенең мәйданы 2,36 га тәшкил итә. Иң зур тирәнлеге 5,5 м га җитә, уртача тирәнлеге 2,5 м га тигез.
Гидрология
Идел елгасының югары террасасында урнашкан карст күле. Күлнең төбе комлы. Су өсте тигезлеге диңгез өсте тигезлегеннән 64 м биеклектә урнашкан. Ярлары нарат һәм каен өстенлек иткән катнаш урман белән капланган.[2]
Күл рекреацион (саулыкны ныгыту) максатларда файдаланыла.
Чыганаклар
Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии