Равил Вәлиев (1956)
Равил Шамил улы Вәлиев (18 октябрь 1956 ел, СССР, ТАССР, Арча районы, Яңа Кенәр) - Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1956 елның 18 октябрендә Татарстан АССРның Арча районы Яңа Кенәр авылында туган.
1979 елда Казан дәүләт медицина институтын, КДМИның клиник ординатурасын (1984) тәмамлый. Инглиз телен белә.
1979-1983 елларда - Арча үзәк район хастаханәсендә табиб-фтизиатр.
1984-1993 елларда - өлкән лаборант, ассистент, доцент.
1993-1996 елларда - Республика медик-социаль тикшеренүләр һәм сәламәтлек саклау икътисады үзәге башлыгы.
1996 елдан - Казан дәүләт медицина академиясе фтизиатрия һәм пульмонология кафедрасы мөдире.
1996 елның октябреннән - Республика туберкулезга каршы диспансер директоры.
2006 елдан - ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы.
Медицина фәннәре кандидаты, доцент.
Мактаулы исемнәре һәм әгъзалыгы
- Татарстан Республикасының Атказанган табибы
- БДБ фтизиатрлары фәнни-медицина Ассоциациясе Идарәсе әгъзасы
- Россия фтизиатрлар җәмгыяте әгъзасы
- Татарстан Республикасы фтизиатрлар җәмгыяте рәисе
Гаилә хәле
Өйләнгән, ике улы бар.
Мавыгулары
Балык тоту һәм кискен сюжетлы детективлар белән мавыга.