Равил Исьянов

Равил Исьянов (Равил Әхмәдулла улы Исьянов, ингл. Ravil Isyanov) – Россиядән татар чыгышлы Америка кино артисты. Лос-Анджелеста яши.

Тәрҗемәи хәле

1962 елның 20 августында Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәрендә туган. МХАТ мәктәп-студиясен (А. Калягин курсы) тәмамлаган (1990). 1991 елда АКШка күчеп китә. Лос-Анджелеста яши, Америка, Европа фильмнарында төшә.

Иҗаты

Кинодагы рольләре

Файл:Р.Ә.Исьянов.jpg
Р. Исьянов (у) «Тулы көчкә алга!» фильмында

Искәрмәләр