Радослав Кавенцкий

Радослав Кавенцкий (пол. Radosław Kawęcki; 1991 елның 16 июле, Глогув, Польша) — Польша йөзүчесе, аркада йөзү буенча махсуслашкан. Ике тапкыр дөнья чемпионатларының көмеш призёры (2013, 2015). Кыска суда йөзү буенча өч тапкыр дөнья чемпионы (2012, 2014, 2016). Күп тапкырлар Европа чемпионы.

Тәрҗемәи хәле

Польшаның Глогув шәһәрендә туган. Беренче тапкыр 2011 елда Шанхайда узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатыннан соң танылу ала. Аркада 100 һәм 200 метр дистанцияләрдә катнаша. 200 метр дистанциядә беренче раундта, 1 минут һәм 57,97 секундта йөзеп, 8 урынны ала һәм ярымфиналга чыга[1]. Ярымфиналда, 1 минут һәм 57,15 секундта йөзеп, бишенче урынны ала һәм финалга чыга[2]. Финалда 1 минут һәм 57,33 секундта йөзеп, 5 нче урынны ала[3]. 100 метр дистанциядә беренче раундта 55,01 секундта йөзеп, 28 урынны ала һәм ярымфиналга узмый[4].

Дебреценда су спорт төрләре буенча 2012 елгы Европа чемпионатында катнашучы. Аркада 200 метр дистанциягә йөзә. Беренче раундта, 1 минут һәм 58,79 секундта йөзеп, беренче урынны ала һәм ярымфиналга чыга[5]. Ярымфиналда, 1 минут һәм 56,68 секундта йөзеп, икенче урынны ала һәм финалга чыга[6]. Финалда 1 минут һәм 55,28 секундта йөзеп, алтын медаль яулый, бу дистанциядә чемпионатлар рекордын һәм Польша рекордын куя[7]

2012 елда Лондонда узган Җәйге Олимпия уеннарында катнаша. Аркада 200 метр дистанциягә йөзә. Беренче раундта, 1 минут һәм 58,18 секунд эчендә йөзеп, 14 урынны ала һәм ярымфиналга чыга[8]. Ярымфиналда, 1 минут һәм 56,74 секундта йөзеп, бишенче урынны ала һәм финалга чыга. Финалда 1 минут һәм 55,59 секундта йөзеп, 4 урынны ала.

2013 елда Барселонада узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучы. Аркада 100 һәм 200 метр дистанцияләргә йөзә. 200 метр дистанциядә беренче раундта, 1 минут һәм 57,99 секундта йөзеп, 11 урынны ала һәм ярымфиналга чыга[9]. Ярымфиналда, 1 минут һәм 56,14 секундта йөзеп, 3 урын ала һәм финалга чыга[10]. Финалда 1 минут һәм 54,24 секундта йөзеп, көмеш медаль яулый, бу дистанциядә Европа рекордын һәм Польша рекордын куя, америкалы Райан Лохтега  [рус.] оттыра[11]. 100 метр дистанциягә беренче раундта, 54,20 секундта йөзеп, 10 урынны ала һәм ярымфиналга чыга[12]. Ярымфиналда, 53,82 секундта йөзеп, 9 урынны ала һәм финалга уза алмый[13].

Берлинда су спорт төрләре буенча 2014 елгы Европа чемпионатында катнаша. Аркада 100 һәм 200 метр дистанцияләрдә йөзә. 200 метр дистанциядә беренче раундта, 1 минут һәм 59,94 секундта йөзеп, алтынчы урынны ала һәм ярымфиналга чыга[14]. Ярымфиналда, 1 минут һәм 57,35 секундта йөзеп, беренче урынны ала һәм финалга чыга[15]. Финалда 1 минут һәм 56,02 секундта йөзеп, алтын медаль яулый[16]. 100 метр дистанциядә беренче раундта 55,29 секундта йөзеп, 12 урынны ала һәм ярымфиналга чыга[17]. Ярымфиналда, 54,92 секундта йөзеп, 10 урынны ала, финалга узмый[18].

2015 елда Казанда узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучы. Аркада 100 һәм 200 метр дистанцияләрдә йөзә. 100 метр дистанциядә беренче раундта, 1 минут һәм 58,09 секундта йөзеп, 13 урынны ала һәм ярымфиналга чыга[19]. Ярымфиналда, 1 минут һәм 55,54 секундта йөзеп, дүртенче урынны ала һәм финалга чыга[20]. Финалда 1 минут һәм 54,55 секундта йөзеп, австралияле Митч Ларкиннан калышып, көмеш медаль яулый[21]. 100 метр дистанциядә беренче раундта 54,20 секундта йөзеп, ярымфиналга узмый һәм 18 урынны ала[22].

2019 елның декабрендә, Глазгода, кыска суда 200 метрга аркада йөзү буенча Европа чемпионатында спортчы 1:49,26 нәтиҗә белән җиңү яулый[23].

Искәрмәләр

  1. 2011 World Aquatics Championships – Men's 200 metre backstroke (heats). Omega Timing. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2011.(үле сылтама)
  2. 2011 World Aquatics Championships – Men's 200 metre backstroke (semifinals). Omega Timing. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2011.(үле сылтама)
  3. 2011 World Aquatics Championships – Men's 200 metre backstroke (final). Omega Timing. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2011.(үле сылтама)
  4. 2011 World Aquatics Championships – Men's 100 metre backstroke (heats). Omega Timing. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июль 2011.(үле сылтама)
  5. 2012 European Aquatics Championships: Men’s 200 metre backstroke Heats results(үле сылтама)
  6. 2012 European Aquatics Championships: Men’s 200 metre backstroke Semifinals results(үле сылтама)
  7. 2012 European Aquatics Championships: Men’s 200 metre backstroke Final results
  8. Men's 200m Backstroke – Heats. London 2012. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июль 2012. Архивировано 9 декабрь 2012 года.
  9. Heats Results
  10. Semifinals Results
  11. Final Results
  12. Heats Results
  13. Semifinals Results
  14. Heats Results. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2015. Архивировано из оригинала 26 август 2014 года.
  15. Semifinals Results. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2015. Архивировано из оригинала 26 август 2014 года.
  16. Final Results. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2015. Архивировано из оригинала 26 август 2014 года.
  17. Heats Results. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2015. Архивировано из оригинала 21 август 2014 года.
  18. Semifinals Results. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2015. Архивировано из оригинала 19 май 2018 года.
  19. Heats results, archived from the original on 2017-08-03, retrieved 2021-05-24 
  20. Semifinal results, archived from the original on 2017-08-03, retrieved 2021-05-24 
  21. Final results
  22. Heats results
  23. У РОССИИ - ДВА ЗОЛОТА, У МОРОЗОВА - РЕКОРД ЕВРОПЫ (ингл.). Team Russia. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2019. Архивировано 5 декабрь 2019 года.