Рамил Ишбулдин

Рамил Ишбулдин (рус. Ижбульдин Рамиль Илдусович; 23 октябрь 1966 ел) — галим-йөрәк-кан тамырлары хирургы. 2001 елдан Республика кардиология диспансерының бүлек мөдире, бер үк вакытта 1995 елдан Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы. Медицина фәннәре докторы (2007). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2009).

Тәрҗемәи хәле

Ишбулдин Рамил Илдус улы — 1966 елның 23 октябрендә Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районы Прибельский авылында туган[1].

Кырмыскалы икенче санлы урта мәктәбен тәмамлагач, 1984 елда Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә.

1989 елда Уфа шәһәренең 6 нчы санлы хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары хирургы булып эшли башлый.

2001 елдан Республика кардиология диспансерында (бүлек мөдире), бер үк вакытта 1995 елдан белән Башкорт дәүләт медицина университетында укыта. 2007 елда докторлык диссертациясе яклый.

Фәнни эшчәнлеге

Галимнең фәнни эшчәнлеге баш мие артерияләренең, йөрәкнең ишемия авыруының һәм башкаларга окклюзия патологиясен хирургик дәвалау проблемаларына багышланган. Ишбулдин Рамил Илдус улы белән берлектә магистраль кан тамырларына операция ясаганда реокклюзияләрне, коронар шунтлау вакытында йөрәк ритмы бозылуын искәртү ысуллары эшләнә[1]. 75 тән артык фәнни хезмәт һәм 10 уйлап табу авторы.

  • Профилактика осложнений в хирургии сонных артерий. Уфа. 2009(автордаш).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2009)

«Золотой скальпель» Республика конкурсы лауреаты[2] (2002,2003)

Сылтамалар