Рамил Рамазанов

Рамил Рамазанов, Рамил Миргаяз улы Рамазанов (1979 елның 9 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) ― юрист, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары — коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы (2015 елдан). Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы Җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасының өлкән укытучысы. Татарстан Республикасының Атказанган юристы (2018). 1нче класслы юстиция киңәшчесе. Юридик фәннәр кандидаты (2022). Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы (2022 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1979 елның 9 февралендә Татарстан АССР, Сарман районы үзәге Сарман авылында туа.

Район үзәге урта мәктәбен[1], Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын (2000), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2005) тәмамлый. 2022 елда «Җинаять процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү буенча суд эшчәнлеге» (рус. Деятельность суда по обеспечению безопасности участников уголовного процесса)[2] темасы буенча юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклый.

Хезмәт юлы

1996―2002 ― эчке эшләр органнарында хезмәт итә.

2002―2005 ― Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә дәүләт салым инспекторы, әйдәп баручы белгеч, бүлек башлыгы урынбасары.

2005―2010 ― Татарстан Республикасы Президенты эшләре идарәсендә баш референт, баш киңәшче.

2010―2013 ― Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе секретариатының баш киңәшчесе.

2013―2015 ― Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары, 2015 елның февраленнән идарә башлыгы урынбасары, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы.

Россия дәүләт гадел хөкем университеты Казан филиалы Җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасының өлкән укытучысы[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Өйләнгән, өч баласы бар[7].

Искәрмәләр

  1. Сармановская средняя школа гордится своими выпускниками и радуется их успехам. Сармановская СОШ ВКонтакте, 11.11.2023
  2. Диссертация на тему «Деятельность суда по обеспечению безопасности участников уголовного процесса»
  3. Рамазанов Рамиль Миргаязович. Профессорско-преподавательский состав — РГУП Казань [рус.]
  4. Признание заслуг. «Республика Татарстан», 25.02.2016
  5. Поздравляем! Портал муниципальных образований РТ, 28.02.2018 [рус.]
  6. Дәүләт бүләге якташыбызга тапшырылды. Сарман муниципаль районы, 28.02.2024
  7. Заместитель начальника Управления — начальник отдела. Управление Судебного департамента в Республике Татарстан

Сылтамалар