Раушания Килдебәкова

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Раушания Килдебәкова
Туган көне 13 июль 1949(1949-07-13) (75 яшь)
Туган
Ил
Бүләк һәм премияләр

Раушания Килдебәкова (13 июль 1949 ел) — кардиолог. Медицина фәннәре докторы (2000), профессор (2002). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2001).

Тәрҗемәи хәле

Раушания Нәсгетдин кызы Килдебәкова 1949 елның 13 июлендә БАССРның Бәләбәй шәһәрендә туган.

1972 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. Диплом алганнан соң, С. М. Киров исемендәге Уфа телефон аппаратурасы заводы поликлиникасында цех терапевты булып хезмәт юлын башлый[1].

Практик эшчәнлеге материаллары буенча 1980 елда (икенче мәгълүмат буенча 1981 елда) 1 Мәскәү медицина институтында «Результаты диспансеризации и этапного лечения больных гипертонической болезнью на промышленном предприятии» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1980 елдан Уфаның 1‐нче хастаханәсендә табип-ординатор булып эшли.

1984—1990 елдарда Уренгой-Ужгород үткәргеч торба эшчеләренең сәламәтлеген өйрәнү буенча гыйльми төркем җитәкчесе була.

1984 елдан (икенче мәгълүматлар буенча 1982 елдан башлап) Башҡорт дәүләт медицина институтының госпиталь терапия кафедрасында укыта башлый.

1990 елда Раушания Килдебәковаға һәлакәтләр медицинасы кафедрасы доценты гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

2000 елда «Липидный профиль сыворотки крови, фактор питания и артериальная гипертензия среди сельского населения республики Башкортостан: значения для прогноза сердечно-сосудистых заболеваний» темасына докторлык диссертациясе яклый.

2005 елдан хәрби һәм гадәттән тыш хәлләр медицинасы кафедрасының хәрби-ялан терапиясе курсы белән мөдирлек итә..

Раушания Килдебәковага 2003 елда профессор дәрәҗәсе, ә 2002 елда «Башкортстан Республикасының атҡазанган табибы» исеме бирелә. Рәсәй Медицина фәндәре академиясенең «Ученые России 2006» исемлегенә кертелә.

Фәнни эшчәнлеге

Раушания Килдебәкованың фәнни тикшеренүләре кардиология һәм гадәттән тыш хәлләр медицинасы мәсьәләләренә багышланган. Аның тарафыннан гипертония авыруын иртә диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре өйрәнелә, сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләр һәм авыл җирендә яшәүчеләр өчен аны искәртү буенча тәкъдимнәр эшләнә, кайбер агулы матдәләр белән зарарланганда, йомшак тукымалар озак кысылып йөргәндә кискен бөер җитешмәүчәнлеге вакытында дәвалау ысуллары камилләштерелә.

250‐дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән өч монография, 3 уйлап табу авторы. Профессор Раушания Килдебәкова җитәкчелегендә 24 кандидатлык һәм 1 докторлык диссертациясе якланган[2]

Хезмәтләре

  • Медико‐психологическое сопровождение лиц экстремальных профессий. Уфа, 2011 (автордаш);

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2002).

Искәрмәләр

Сылтамалар