Рафаэль Фәттахов
Тәрҗемәи хәле
1949 елның 6 гыйнваренда Татарстан АССР Чирмешән районы Югары Кәминкә авылында туган. Сарман районы Теләнче-Тамак авылындагы урта мәктәптә укый. Казанның 94- санлы мәктәбен, Казан финанс-икътисад институтын (1970) тәмамлаган. ССРБ ФА Үзәк икътисад-математика институтында икътисад фәннәре кандидатлыгына (1979), шул ук уку йортында докторлыкка (1992) диссертацияләр яклаган.
Хезмәт юлы
- 1970-1973 Казан финанс-икътисад институты, кече фәнни хезмәткәр.
- 1983 РСФСР икмәк продуктлары министрлыгының квалификация күтәрү институты.
- 1988 ССРБ ФА Үзәк икътисад-математика институты, лаборатория мөдире (1993).
- 2002 Уфа дәүләт авиация техник университеты хисаплау математикасы һәм кибернетика кафедрасы, төбәк икътисады кафедрасы профессоры.[1]
- 1997-2004 РФ ФА Уфа ФҮ социаль-тикшеренү институты директоры.[2]
- 1997-2007 Диссертацияләр яклау шурасы рәисе.
- 2004-2007 РФ икътисади үсеш министрлыгының җитештерү көчләрен тикшерү шурасы рәисе урынбасары.
- 2007-2009 РФ шәһәр төзелеше һәм инвестицияләр үсеше дәүләт институтының[3] («Гипрогор» ААҖ) фән буенча директоры.
- 2010 елдан РФ хөкүмәте каршындагы финанс университеты, Регион тикшеренүләре һәм киңәеп үсү проблемалары институты директоры.
Хезмәтләре
Инвестиция һәм гомумикътисад өлкәсендә икътисади-математик модельләштерү буена зур белгеч. Хезмәтләре икътисад метрикасына, төбәкне икътисади оптимальләштерү өлкәләренә карый. 140 тан артык фәнни хезмәт авторы. РФ региональ үсеш министрлыгының иҗтимагый шурасы әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
- ↑ УГАТУ сайтында(үле сылтама)
- ↑ ИСЭИ (Уфа) сайты
- ↑ «Гипрогор» сайты, archived from the original on 2015-05-21, retrieved 2015-05-20