Рахман Ильяс
Габдрахман Вәкил улы Ильясов (Рахман Ильяс, рус. Ильясов Габдрахман Вакилович, 15 март 1908, Карамасар, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 23 август 1943, Сухая Гомольша[d], Харьков өлкәсе) – Совет татар язучысы һәм драматургы.
Тормыш юлы
1908 елда крестьян гаиләсендә туа, әтисе бөтен гомерен диярлек Грозный нефть промыселларында эшләп уздыра. 1919 елның җәендә ул үзенең гаиләсен дә шунда алып китә, Габдрахман мәдрәсәдә укый, Грозныйда гомуми белем алуын дәвам итә. 1924 елдан нефть промыселында слесарь өйрәнчеге булып эшли башлый. Комомолга керә[1].
1925— 1927 елларда ФЗӨ мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, янәдән әүвәлге эшендә эшли. 1929 елда аны Грозныйдагы Шәрекъ халыклары клубы идарәсенә председатель итеп билгелиләр, аннары ВЛКСМның район комитетында халык мәгарифе һәм көнкүреше бүлеге мөдире була. 1929 елда Коммунистлар партиясенә кабул ителә[2].
1931 елда Казанга килә һәм Татар коммунистлар университеттына укырга керә. Ел ярым укыгач, яңадан Грозныйга кайта һәм 1933 елга кадәр нефтьчеләр өчен чыга торган күп тиражлы газета редакциясендә эшли. 1933 елдан башлап Р. Казандагы газета редакцияләрендә эшли, Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр, редактор, Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә әдәби консультант, аннары Татглавлит вәкиле була[3].
Бөек Ватан сугышы башлануга, үзе теләп фронтка китә һәм рота командиры була, Украинада барган каты сугышларда катнаша. Харьков тирәсендәге шундый сугышларның берсендә, 1943 елның 23 августында, һәлак була[1].
Иҗаты
Рахман Ильяс әдәбият мәйданына утызынчы елларның башында нефтьчеләр һәм тау халыклары тормышы турындагы хикәяләре белән керә («Кем гаепле?», 1930; «Шәрифҗамал», 1932; «Таулар арасында» 1933; «Чыныгу», 1933 һ. б.)[1].
Нефть промыселларында социалистик хезмәт һәм корткычлыкка каршы көрәш темаларын яктырткан «Горизонт» (1933— 1934) повесте язучының иҗатында аерым урын алып тора. Әсәрдә эшчеләр тормышы реалистик вакыйгалар һәм индивидуальләштерелгән үзенчәлекле образлар аша шактый киң һәм сәнгатьчә ышандырырлык итеп ачыла. Әдипнең шушы ук нефть сәнәгате темасына багышланган берничә сәхнә әсәре дә бар. «Фонтан» (1939), «Танышлар» исемле драмаларында автор производствода эшләүче иске интеллигенция арасындагы сыйнфый дифференциация процессын күрсәтә, ә «Таулар тетри» (1941) пьесасында Грозный нефтьчеләренең гражданнар сугышында катнашуын сурәтли[3].
Сайланма әсәрләр
- «Кем гаепле?» (1930);
- «Шәрифҗамал» (1932);
- «Таулар арасында», сборник рассказов, 1933);
- «Чыныгу» (1933);
- «Зайнуш» (пьеса, 1934);
- «Горизонт» (повесть, 1935);
- «Фонтан» (драма, 1940);
- «Таулар тетри» (1941);
- «Әндәр карт» (рассказы, 1942)[2].
Хәтер
Совет хөкүмәте аны, үлгәннән соң, Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкли[3].
2023 елда язучы Рахман Ильясның тууына 115 ел тулу уңаеннан, Карамасар китапханәсендә аның тормышына һәм иҗатына багышланган таныштыру чарасы (портрет-презентация) уза[4].
Китап басмалары
- Көләч иртә: нәсер һәм хикәяләр җыентыгы. — М.: Центральное издательство народов СССР, 1929. — 153 с.;
- Зәйнүш дускай: пьеса. — Казан: Татгосиздат, 1934. — 61 с. — 5000 экз.;
- Горизонт: повесть. — Казан: Татгосиздат, 1935. — 183 с. — 5000 экз.;
- Таулар арасында: хикәяләр. — Казан: Татгосиздат, 1935. — 196 с. — 5000 экз.;
- Танышлар: пьеса. — Казан: Татгосиздат, 1939. — 48 с. — 6000 экз.
- Горизонт: повесть. — 2 басма. — Казан: Татгосиздат, 1940. — 131 с. — 10 000 экз.;
- Горизонт: повесть. — 2 басма. — Казан: Татгосиздат, 1940. — 131 с. — 10 000 экз.;
- Фонтан: драма. — Казан: Татгосиздат, 1940. — 106 с. — 6150 экз.;
- Кавказ хикәяләре. — Казан: Татгосиздат, 1941. — 176 с. — 6070 экз.;
- Горизонт: повесть. — 3 басма. — Казан: Татгосиздат, 1948. — 128 с. — 5000 экз.;
- Горизонт: повесть, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. — 176 с. — 8000 экз..
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Ильяс (Ильясов) Рахман (Габдрахман) Вакилович. Tatarica. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026.
- ↑ 1 2 115 лет назад родился писатель и драматург Рахман Ильяс. Татары (tatarlar.info) (15 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026.
- ↑ 1 2 3 Ильяс Рахман. Татарстан Язучылар берлеге (Союз писателей Татарстана) (24 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026.
- ↑ «Язучы якташыбыз — Рахман Ильяс» — портрет-презентация. Культура.РФ (2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026.
Әдәбият
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.;
- Татарская энциклопедия. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002—2014.;
- Рахман Ильяс // Совет әдәбияты : журнал. — 1958. — № 10. — С. 125..