Реаль укуханә бинасы (Минзәлә)

Реаль училище бинасы - Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлил укыган йорт[1]. Төбәк әһәмиятендәге тарихи һәйкәл[2].

Тарихы

Училище бинасы 1914-1920 елларда төзелгән. 1941 елда бинада вакытлыча Хәрби-сәяси училище урнашкан, анда танылган татар шагыйре Муса Җәлил укыган. Был вакыйга 1985 елда мемориаль такта куеп билгеләнә. Бина - гражданлык архитектурасы һәйкәле. Хәзер биредә Минзәлә педагогика училищесы урнашкан[1]. Бинада Муса Җәлилнең Мемориаль музее эшли. Уның фондында 30000 саклау берәмлеге исәпләнә. Музейның мәйданы 70 квадрат метр һәм педагогия коллиятенең бер аудиториясен алып тора. Монда 1941 елгы вакыйгаларны күзалларга мөмкинлек бирүче интерьерлар комплекслары – Хәрби-сәяси курслар үткән класс шагыйрь еш кунак булган Сабировлар йорты интерьеры эшләнгән. Музейда сугыш чоры көнкүреш әйберләре һәм документлары, сугыш урыннарыннан китерелгән реликвияләр, Муса Җәлил әсәрләренең күпсанлы басмалары тәкъдим ителә[3].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Достопримечательности города Мензелинск (Татарстан)
  2. http://zakon-region3.ru/2/198980/ ПАМЯТНИКИ, ИМЕЮЩИЕ КУЛЬТУРНОЕ И ИСТОРИЧЕСКОЕ ЗНАЧЕНИЕ, ПОДЛЕЖАЩИЕ УЧЕТУ И ОХРАНЕ РЕСПУБЛИКАНСКИХ И МЕСТНЫХ ОРГАНОВ МЕМОРИАЛЬНЫЕ ПАМЯТНИКИ
  3. Мензелинский мемориальный музей Мусы Джалиля