Ринат Сабитов
Тормыш юлы
Ринат Сабитов 1985 елның 13 июнендә Мәскәүдә туа. Милләте буенча татар[2]. «Чертаново» футбол мәктәбендә тәрбияләнүче, анда тренер Александр Вадимович Кузищинда шөгыльләнгән[3]. 16 яшендә ул «Химки» клубы белән контрактка кул куя[4]. «Химки»ның дубль составында чыгыш ясап 2 сезон үткәрә, анда 43 матч уйный. Сабитов шулай ук Мәскәү җыелма командасы составында чыгыш ясаган, аның белән Россия яшүсмерләр чемпионатында җиңә.
2004 елда Сабитов Раменскоеның «Сатурн»ына күчә. Яңа командада беренче сезонны ул дубль өчен чыгыш ясаый. 2005 елдан даими рәвештә «Сатурна»ның беренче командасы өчен уйный башлый, аның өчен Россия чемпионатында 16 уен һәм ил кубогында бер уен үткәргән. Сезон нәтиҗәләре буенча, «Спорт-Экспресс» бәяләве буенча, Сабитов чемпионатның иң яхшы яшь уенчылары унлыгына керә[5]. 2006 елның 4 маенда, Россия Кубогы матчында Мәскәү «Спартагы» капкасына үзенең беренче тупын профессиональ дәрәҗәдә кертә[6].
2006 елның декабрендә Сабитовның «Спартак»ка күчүе буенча сөйләшүләр башлана[7]. 23 декабрьдә ул «Спартак» уенчысы була[8]. Беренче сезонда «Спартак»та 20 матч үткәреп, даими чыгыш ясый. Май аенда ул клубның иң яхшы уенчысы дип таныла[9]. 2007 елның ноябрендә «Эльче» белән иптәшләрчә уенда ул кече берц сөяген сындыра[10].
2008 елның июлендә «Химки» клубы тарафыннан сезон ахырына кадәр арендаланган[11]. Декабрь аенда Сабитов «Спартак»ка әйләнеп кайта. 2009 сезонда «Спартак» өчен 19 матч үткәрә.
2010 елның 23 декабрендә «Томь»га күчә. Контракт 2,5 елга исәпләнгән була[12], әмма бер елдан соң өзелә, чөнки «Томь» үз өстенә алган контракт йөкләмәләрен үти алмаган. «Томь»да бер ел эчендә Премьер-лигада 27 һәм Россия Кубогында 1 матч үткәрә.
2012 елның 2 февралендә сезон ахырына кадәр «Сибирь» белән контрактка кул куюы билгеле була[13]. Новосибирск командасы өчен Сабитов 9 матч уйный. 2012 елның 30 июнендә, 1 елга контракт төзеп, «Томь»га әйләнеп кайта[14]. 2014 елның июлендә Томск клубы капитаны була.
2019 елның июлендә «Долгопрудный» ФК белән контрактка кул куя[15].
Җыелма команда составында
2005 елның маенда Сабитов Россия юниорлар җыелма командасы составына чакырыла[16]. Соңрак яшьләр җыелма командасы өчен чыгыш ясый.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Renat Sabitov // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
- ↑ Ренат Сабитов: "В ФНЛ иду ради премьер-лиги" (рус.). sport-express.ru (1 февраль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2021.
- ↑ Молодые лидера не боятся (рус.). Спорт-Экспресс (25 июнь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012.
- ↑ Первый дивизион (рус.). Спорт-Экспресс (15 гыйнвар 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012.
- ↑ Лучшие игроки чемпионата России-2005 по оценкам «СЭ» (рус.). Спорт-Экспресс (22 ноябрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012.
- ↑ Как забил?! Да не помню! (рус.). Спорт-Экспресс (4 май 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012.
- ↑ Сабитов близок к переходу в «Спартак» (рус.). Спорт-Экспресс (22 декабрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012.
- ↑ Ухожу не потому, что в «Сатурне» плохо (рус.). Спорт-Экспресс (23 декабрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012.
- ↑ Новички премьер-лиги-2007: по оценкам — лучшие в «Спартаке», по вкладу в игру команды — в «Зените» (рус.). Спорт-Экспресс (31 май 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012.
- ↑ Ренат Сабитов получил перелом малой берцовой кости (рус.). Спорт-Экспресс (23 ноябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012.
- ↑ Сабитов, Динеев и Якубко перешли в «Химки» на правах аренды (рус.). Sports.ru (20 июнь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012. Архивировано 6 август 2012 года.
- ↑ «Томь» подтвердила переход Сабитова (рус.). Sports.ru (25 декабрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012. Архивировано 6 август 2012 года.
- ↑ В «Сибирь» перешел Ренат Сабитов (рус.). Официальный сайт ФК «Сибирь» (2 февраль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012. Архивировано из оригинала 22 апрель 2012 года.
- ↑ Сабитов вновь стал игроком «Томи» (рус.) [недоступная ссылка — история]. Официальный сайт ФК «Томь» (30 июнь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012. Архивировано 6 август 2012 года.
- ↑ Новички «ДОЛГОПРУДНОГО» — Футбольный спортивный клуб "ДОЛГОПРУДНЫЙ" (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2019.(үле сылтама)
- ↑ Кински вызван в национальную команду (рус.). Спорт-Экспресс (24 май 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012.
Сылтамалар
- «Томь» рәсми сайтында 2021 елның 24 июнь көнендә архивланган.