Рифат Зарипов
Рифат Зарипов (Рифат Рифгать улы Зарипов; 4 июнь 1988, Бакай, Сук-Карамалы районы, Оренбург өлкәсе) — Россия эстрада җырчысы, юморист, пародия остасы[1]. Татарстанның атказанган артисты (2021). «Алтын барс» һәм «Болгар радиосы» — «Алтын йолдыз» премияләре иясе (2025)[2].
Тормыш юлы
1988 елның 4 июнендә[3] Оренбург өлкәсе Северный районы Бакай авылында гаиләдә өченче бала булып туган. Әтисе колхозда һәм соңрак нефтьчеләрдә тракторчы, әнисе мәктәптә җыештыручы булып эшләгәннәр. Гыйльметдин бабасы мулла булган. Абыйлары Илдус, Илгиз. Балачактан ук сәнгать белән кызыксынып үскәнгә күрә, V–VI сыйныфларда укыганда ук, максатчан рәвештә, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнә. 2005 елда урта мәктәпне тәмамлагач, абыйсы Илгиз белән Казанга килә, имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә һәм Салават Фәтхетдинов курсын тәмамлый (2009).
Иҗаты
Беренче чыгышлары студент елларында була. Тамашачы алдында ясаган беренче адымнары юмор артисты буларак ясала[4]. Матур тавышка ия Рифатның юмор хисе дә бар. Аның җиңеллеге, кәмитлеге һәм ихласлыгы тамашачыларны Рифат концертларына җәлеп итә, күңелле һәм җиңел холкы аңа бик күп көлке-шаярулар уйлап табарга, аннары аларны сәхнәдә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Татарның танылган кешеләрен пародияләү белән халык арасында дан казана. Бераздан Рифатның җырчы булу хыялы үтә. Ул күп тапкырлар танылган җырчыларның чыгышларында була һәм шулар дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлеге юклыгын аңлый. Егет сәхнәдә үз урынын эзли һәм таба. Беренче елларда ул төрле юмористик тамашаларда һәм телевизион проектларда, «Юмор шоу»да катнаша. Данир Сабиров белән башкарган «11 нче сыйныф» күренеше — тамашачылар күңелендә иң истә калган күренешләрнең берсе. Остазы Салават Фәтхетдиновның: «Сәхнәдә сүз осталары әз, син шул юнәлеш буенча барып кара әле», — дигән киңәшен үтәп, алга таба иҗаты өчен яңа җитди тормышчан темалар һәм чыгышларга әзерләнергә ярдәм итүчеләр эзли. Салават Юлаев төркемендә 4 ел эшли. 24нче сезонны тәмамлагач, Салават Фәтхетдинов янына барып, аерым иҗат итәсе килү теләге булуын белдерә. Җырлый башлавы туйлар, банкетлар алып баруга бәйле. Альфред Якшимбетов язган җырларны (мәсәлән, «Кодалар, кодачалар» җырын) башкара.
Эстрадада беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән, төпле киңәшләре белән дөрес юлны күрсәткән шәхес дип Илфак Шиһаповны атый.
Оренбург өлкәсендә яшәгән, олысы — ГАИда, уртанчысы — нефть тармагында эшләгән абыйлары гаиләләре белән Казанга күчеп килә һәм Рифатның карьерасын төзергә ярдәм итә. Абыйсы Илгиз (1981 елгы) — администратор, оператор[5], Илдус — музыкант, Рифат белән бергә сәхнәдә чыгыш ясый, клавишалы уен коралында уйный, ерак юлларда шофер була. Үзләре төркем булып оеша, «Сәйдәш» бию театрыннан биюче егет белән биюче кыз (биюче Диләрә Рифат кызы — хатыны) чакырталар[6].
2017 елда Рифат Зарипов Казанда ел саен үткәрелә торган «Татар җыры» эстрада фестивалендә «Универсаль артист» номинациясендә җиңүче була. Рифат чыннан да универсаль артист: үзе иҗат итә, шаярта, җырлый һәм шул ук вакытта бии.
2017 елда «Кычыткан чыпчыгы» дигән җыр яздыра. 2018 елда бишенче программасын төзи, чыгышлар дәвамында репертуарга һәм эстрадага таләпчән мөнәсәбәте нык үзгәрә. Күбесенчә җитдирәк, тормышчанрак әйберләргә, фәлсәфи темаларга өстенлек бирә башлый. Иң популяр хитлары арасында — 2018 елда клип төшергән «Сине күреп» композициясе һәм «Адаштырма мине» җыры.
Репертуарында сольный треклар гына түгел, башка артистлар белән дә сәхнә бүлешә. Җырлары һәм клипларының бер өлеше әйдәп баручы татар радиостанцияләрендә һәм музыкаль каналларда ротацияләнә[7].
2025 елда «Матур син, чибәр син, сөйкемле» синглы, 2026 елда «Язган идем исеменне» синглы чыга[8]. 2025–2026 елларда «Супер Шоу 12» исеме алтында гастроль туры оештыра. Концертлары Казан, Екатеринбург, Стәрлетамак, Яр Чаллы, Уфа һәм башка шәһәрләрдә уза[9][10].
Дискография
Гаилә хәле
Хатыны Диләрә Рифат кызы Түбән Камадан, биюче, вузда бергә укыганнар. Уллары —Ислам (2015 елда туган).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2021 — Татарстанның атказанган артисты[13];
- 2025 — «Болгар радиосы» — «Алтын йолдыз» премиясе[14].
Искәрмәләр
- ↑ Зарипов Рифат Рифгатович. ayaris.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Названы лауреаты XIII Национальной музыкальной премии «Болгар радиосы». Татар-информ (14 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Александр Неверов. Рифат Зарипов. 24smi.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Зөһрә Садыйкова. Рифат Зарипов: «Хәзер инде «маймыллану» минем күңелгә рәхәтлек бирми». Шәһри Казан (6 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Илгиз Зарипов ВКонтакте. vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Габдерәхим. Рифат Зарипов: «Мин теләмәгән чәйне ясасалар, күтәреп бәрәм». Матбугат (5 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Рифат Зарипов (рус.). Наши артисты. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Рифат Зарипов. Apple Music. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Сольный концерт Рифата Зарипова «Супер Шоу 12». Афиша Екатеринбурга (20 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ «Когда ещё одного родите»: Рифат Зарипов рассказал о своём самом нелюбимом вопросе. KazanFirst (21 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Татарский певец Рифат Зарипов — слушать песни и смотреть клипы. tatarmedia.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Рифат Зарипов. Слушать песни исполнителя и скачать онлайн. tatar-republic.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ «Һәрвакыт тыйнак» Рифат Зариповка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Интертат (27 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Названы лауреаты XIII Национальной музыкальной премии «Болгар радиосы». Татар-информ (14 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.