Сабиров Данир Исламбай улы
Данир Исламбай улы Сабиров (рус. Данир Исламбаевич Сабиров; 1 февраль 1987, Азнакай, Татарстан АССР) — татар эстрадасы артисты. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2020), күп тапкырлар «Алтын барс» («Татар җыры»), «TMTV» премияләре иясе.
Тәрҗемәи хәле
1987 елның 1 февралендә Азнакайда пешекче Сабирова Флүзә Зөфәр кызы һәм физкультура укытучысы Сабиров Исламбай Рахман улы гаиләсендә туа. Мәктәп елларында милли көрәш белән шөгыльләнә, 2005 елда Татарстан Республикасы чемпионатында 55 кг авырлыктагы яшүсмерләр арасында җиңү яулый.
2004 елда, максатчан юнәлеш буенча, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының (ул вакытта университет) хореография факультетына укырга керә. 2005 елда татар эстрадасы актёры бүлегенә күчерелә[1].
Берникадәр вакыт Шәмси Закиров (танылган «Мунча ташы» юмористик театрына нигез салучы) җитәкчелегендәге «Кыек шәүлә» театрының иҗат төркемендә эшли. Соңрак Татарстан — Яңа Гасыр телевизион каналындагы «Җомга киче» проектында алып баручы булып хезмәт куя.
Данирның репертуарында иллегә якын җыр, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Җәвит Шакиров һәм башка артистларга бик күп пародияләр бар[2][3].
2021 елда артист тамашачыларына «Ике юбилей» эстрада моноспектален тәкъдим итә. Моноспектакльнең режиссёры ― Марсель Мәхмүтов. Тамашада Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Гамил Әсхәдулла, Салават Фәтхетдинов һ.б. төшкән[4][5].
2025/26 елгы концерт сезонына Данир Сабиров «Песец булырга тиеш» программасын әзерли[6].
Бүләкләре
- «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреаты (2018);
- «Туган тел» каналының II «ТТ Милли премия»се (2018);
- «Татар Җыры» (2019);
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (2020)[7];
- «Татар Җыры» (2021);
- «Туган тел» каналының V «ТТ Милли премия»се (2021);
- «TMTV» татар музыкаль телевизион премиясе (2021).
Шәхси тормышы
Хатыны: Сабирова (Гыйльметдинова) Миләүшә Рәфис кызы (2008 елдан никахта). Балалары: Сабирова Мәрьям Данир кызы, Сабирова Дания Данир кызы.
2025 елның сентябрь аенда үзенең социаль челтәрдәге сәхифәләрендә артист сәламәтлегенә бәйле проблемалары турында уртаклаша һәм инвалид коляскасында утырып төшкән фотосурәтләрен куя[8]. Музыкантның соңгы берничә посты аның булачак гастрольләренә багышланган. Аларда ул булачак концертларына афиша һәм үзенең биюләрдә бернинди ярдәмсез хәрәкәт иткән репетиция видеосын бастыра. Артистның тамашачылары бу мәгълүматны төрлечә кабул иткән, күпләр аның сәламәтлеге белән бәйле проблемалары булуына шик белдерә һәм аны «аферист» дип атый[9].
Искәрмәләр
- ↑ Мухаметрахимов А. Данир Сабиров: «Мама день и ночь смотрит телевизор, а я называю его зомбоящиком» (рус.). mkam.business-gazeta.ru (25 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2025.
- ↑ Иванычева О. Это мой иммунитет: Данир Сабиров о татарском юморе и реакции коллег по сцене на пародии. kazved.ru (1 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2025.
- ↑ Самигуллина Э. «Слушай, ты юморист или я? Давай определимся!»: татарский шоубиз отметил 35-летие Данира Сабирова. kam.business-gazeta.ru (2 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2025.
- ↑ Алинә Айдарова. «Ике юбилей» моноспектаклен төшерүгә бер миллионнан артык акча сарыф ителгән. Интертат (18 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025.
- ↑ Данир Сабиров: «Көтүче һәм инженер баласын чагыштырырга ярамый». Интертат (21 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025.
- ↑ Данир Сабиров. Песец булырга тиеш (рус.). KASSIR.RU. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025.
- ↑ Отметивший 37-летие заслуженный артист Татарстана Данир Сабиров рассказал, о чем мечтает (рус.). tnv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
- ↑ Татарский певец оказался в инвалидной коляске: подробности. www.inkazan.ru (10 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025.
- ↑ Фанаты назвали певца Данира Сабирова «аферистом» после истории об отказе ног (рус.). dzen.ru (24 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025.