Роберт Ильясов (1973)

Роберт Юрий улы Ильясов (1973 елның 8 октябре, Казан, ССРБ) — Россия регбичысы һәм регбилигта фуллбэк позициясендә уйнаган уенчы. Казанның «Стрела» клубында атака лидеры лип саналган[1]. Регби буенча Россия җыелма командасы капитаны.

Тәрҗемәи хәле

Роберт Ильясов 1973 елның 8 октябрендә Казанда туган. Мәктәптә укыганда ул баскетбол, хоккей, футбол, самбо һәм җиңел атлетика секцияләренә йөргән. Ильясов Казан «Стрела»сенда карьерасын Казан авиация институты студенты буларак башлаган[2]. Регбилиг «Стрела» һәм «Локомотив» командалары өчен чыгыш ясаган, 1995—2001 елларда ил чемпионы булган. 1996 елда студентлар арасында дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясый, анда ул чемпионатның иң яхшы уенчысы дип таныла. Аңа чит илгә инглиз «Лондон Бронкос» яки «Уоррингтон Вулфз» клубларына күчәргә тәкъдим итәләр, әмма ул башта имгәнү сәбәпле[3], ә аннары шәхси сәбәпләр аркасында баш тарта[4].

2000 елда Россия җыелма командасы өчен Ильясов регбилиг буенча дөнья чемпионатында чыгыш ясый һәм Фиджига каршы матчта билгеләнеп утә.

Хатыны — Оксана, кызлары Карина һәм София. Англиягә күчүдән баш тарткан, чөнки Оксанны берсен калдырасы килмәгән[2].