Стрела (регби клубы)

«Стрела»Казан шәһәренең Совет һәм Россия профессиональ регби клубы.

1967 елда Казан шәһәренең студентлар җыелма командасы буларак нигез салынган. Совет чорында клуб РСФСР беренчелегендә «Буревестник» исеме астында чыгыш ясаган. 1989 елда клуб «Стрела» регби клубы итеп үзгәртелә.

Тарих

«Стрела» регби клубына 1967 елда Казанның Киров районында нигез салына[1].

1991 елда команда регбилигага күчә һәм югары дивизионда чыгыш ясый башлый. 1993 елда клуб беренче трофей — Россия Кубогы иясе була. 2008 ел сезоныннан соң команда финанслау булмау сәбәпле үз эшчәнлеген туктата.

2011 елда Казан дәүләт аграр университеты ярдәме белән команда яңадан торгызыла һәм «Стрела-Агро» исеме астында регби буенча Россия чемпионатының югары лигасында катнаша. 2013 елда финанслау туктатылу сәбәпле, клуб чыгышлардан тәнәфес ала.

2018 елның ноябрендә Алексей Песошин тарафыннан «Стрела» регби клубын торгызу турында карар кабул ителә. 2019 елның 24 июлендә «Стрела» беренче өй матчын уздыра, ул Казанның Үзәк стадионында үткәрелә[2].

2019 елда «Стрела» регби буенча Россия югары лигасының бронза призёры була һәм регби Премьер-лигасында чыгыш ясау хокукын ала [3].

Дебют сезонында команда даими сезон нәтиҗәләре буенча 6 нчы урынны яулый һәм чирекфиналда «Ениисей-СТМ»га оттыра. 2021 / 22 сезонда «Стрела» чемпионатта өченче урынны били һәм плей-оффта 3 урын өчен барган матчта «ВВА-Подмосковье» клубына оттыра (32-41).

2023 елның 3 ноябреннән «Стрела - Ак Барс» исемен йөртә[4].

2025 елгы сезонда команда Россия Суперкубогы өчен матчта «Ениисей-СТМ»ны ота. 7 сентябрьдә PARI Россия регби кубогын оталар һәм аның икенче тапкыр җиңүчесе булалар[5].

2025 елның 12 октябрендә команда, турнирның хәлиткеч матчында башкаланың «Динамо» командасын 32:30 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр регби-15 буенча Россия чемпионы титулын яулый[6][7].

Халыкара аренада чыгыш ясау

1998 ел — Англия буенча турне. «Лондон Скуларс» командасы һәм Ипсвич һәм Лестер шәһәрләре клублары белән иптәшләрчә матчларда җиңүләр.

2001 ел — Казанда Студентлар арасында Англия, Шотландия, Уэльс, Ирландия командалары катнашында узган Европа Кубогы уенында Россия җыелма командасы һәм «УК»уенчыларыннан торган Татарстан җыелма командасы катнаша. Кубок өчен финал матчында Татарстан регбичылары Англия җыелма командасына оттыра.

2002 елда клуб Англиягә чакырылган, анда «Бредфорд» һәм «Халл КР» клублары белән тест-матчлар үткәргән. Шул ук елны команда Чакыру Кубогында дебют ясый.

Казанышлары

  • 1991 — «Стрела» Россия беренчелегенең югары дивизионына керә;
  • 1993 — регбилиг буенча Россия Кубогы иясе;
  • 1995–1999 — регбилиг буенча Россия чемпионы;
  • 2002–2008 — регбилиг буенча Россия чемпионатының көмеш призёры;
  • 2011 — регби буенча югары лигада Россия чемпионы;
  • 2012 — регби-7 буенча Европа чемпионнары Кубогының көмеш призёры;
  • 2019 — регби буенча Югары лига Чемпионатының бронза призёры[3];
  • 2020 — регби буенча Россия Кубогы ярымфиналчысы;
  • 2021 — Россия чемпионатының ярымфиналчысы;
  • 2022 — регби-7 буенча Россия чемпионатының бронза призёры;
  • 2023 — регби-7 буенча Россия чемпионатының көмеш призёры;
  • 2023 — регби буенча Россия Кубогы иясе;
  • 2024 — регби буенча Россия Суперкубогы иясе;
  • 2025 — регби буенча Россия Суперкубогы иясе;
  • 2025 — регби буенча PARI Россия Кубогы иясе;
  • 2025 — регби-15 буенча Россия чемпионы.

Стадион

«Тулпар» стадионы «Стрела» командасының өй стадионы булып тора. «Тулпар» стадионы шул ук исемдәге универсаль спорт комплексының бер өлеше булып тора. Россиядә регби белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән аз сандагы махсус мәйданчыкларның берсе.

Стадион үз эченә ясалма өслекле һәм регби уеннары өчен тамгалы уен кыры (130х70м), шулай ук 3 275 тамашачы урынына исәпләнгән трибуналарны кертә. Трибуналар каршында зур светодиод табло урнаштырылган. Трибуна асты киңлеген спортчылар өчен киенү-чишенү бүлмәләре, судьялар өчен бүлмәләр, медицина кабинетлары, конференц-зал, ярдәмче һәм хезмәт урыннары били. 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында «Тулпар» стадионы регби буенча ярышлар кабул итә. 2015 елда объект хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-При сериясе этабын уздыру урынына әйләнә.

Клуб җитәкчелеге

Клуб президенты — Алексей Валерий улы Песошин — регби буенча спорт мастеры, физика-математика фәннәре кандидаты, Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасы премьер-министры[8];

Директоры — Вәлиуллин Рамил Әсхәт улы;

Директор урынбасары — Хисамов Альфред Рәфикъ улы.

Иганәчеләр

Тренерлар штабы

  • КАҖ байрагы Джейкобус Полус Нил — баш тренер
  • КАҖ байрагы Джако Энгельс — һөҗүмчеләр тренеры
  • Россия байрагы Тимур Хафизов — гомуми физик әзерлек буенча тренер
  • Россия байрагы Марат Зиатдинов — тренер-аналитик

Сылтамалар